Мәскәүдә Үзәк журналистлар йортында «Ислам минбәре» газетының 15 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды. Очрашуда газетның хәзерге баш мөхәррире Илдар Мөхәмәтҗанов, Русиянең мөфтиләр шурасында фән бүлеген җитәкләүче Фәрит Әсәдуллин, «Алтын мөнбәр» кинофестивале җитәкчесе Зауди Мамиргов, шулай ук Шиһабетдин Мәрҗәни фондыннан, «Татар дөньясы» газетыннан, интернетның төрле ислам сәхифәләреннән дә журналистлар катнашты.
Газет хакында мәгълүмат биреп, Фәрит Әсәдуллин газетның беренче мөхәррире ике ел элек кенә вафат булган профессор Талип Сәетбаевны, аның фәнни эшләрен искә алды. Газет аннан соң да үзен югалтмады дип, яңа редактор Илдар Мөхәмәтҗанов белән таныштырды.
«Ислам минбәре» укыламы, укучылар белән элемтәләр бармы дигән сорауга Фәрит Әсәдуллин болай диде:
«Әлбәттә укыла. Безгә хатлар Русиянең төрле почмакларыннан Калининградтан алып, Хабаровскига кадәр булган җирләрдән килә. Күбесе үз төбәкләрендәге мәсьәләләр хакында язалар. Әлбәттә күпчелектә ул проблемалар мәчет төзелеше, мәктәпләрдә дин сабакларын укытуга кагыла. Без газетны бушлай таратабыз. Язылучылар да бар. Ләкин газет безгә табыш китерми.
Без мөфтиләр шурасы һәм Русиянең Европа өлеше дини идарәсе органы буларак, әлбәттә рәсми мәкаләләргә күп урын бирәбез. Безне артык рәсмилектә, йомшак язуда да гәепли кайберәүләр. Без радикал түгел, әкрен генә үзебезгә кирәкне хәл итәбез. Равил хәзрәтнең хакимият белән эшләү сәясәте безнең газетка да кагыла», диде Фәрит Әсәдуллин.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук ни өчен татар хәрефләре белән язылган «Ислам минбәре» татарча итеп «мөнбәр» дип язылмаган, татар хәрефләре русчалаткан сүзгә ябыштырылган дигән сорау да яңгырады. Ләкин бу сорауга тулы җавап булмады. Бары тик: ул шулай кабул ителгән инде, хәзер төзәтүдән мәгънә юк, диделәр. Шулай ук газетта татар мәгърифәтчеләре хакында тарихи язмалар, урта гасыр шагыйрьләренең әсәрләре урын алса, газет тагын да уңышлы булыр иде, дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.
Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар газет хакында да, аның мөселман өммәтендә тоткан урыны турында да үз фикерләрен белдерделәр. Шиһабетдин Мәрҗәни фондыннан Игорь Алексеев, үзләрен ислам мирасы белән шөгыльләнүчеләр, дип таныштырды. Һәм ул интернет сәхифәләрендә ислам турында бер генә уңай карашлы мәкалә дә язылмый, анда исламга ташланырга гына торалар дип, интернет челтәрен мәгълүматның «юынтык чокыры» дип атады.
"Интернетта мәгълүмәатлы, ислам турында уңай яктан яза торган журналистлар кирәк. Һәм ул язмаларда дини һәм дөньяви проблемнар үрелеп барырга тиеш", диде Игорь Алексеев.
«Ислам минбәре» газетының баш мөхәрире Илдар Мөхәмәтҗанов бу газетта әле ике ел гына эшли дигән идек. Алар бу юбилейга багышлап газетның махсус җыелма басмасын да әзерләгәннәр. Ул үзенең чыгышында, безнең газетта башка мәгълүмат чаралары басарга курыккан язмалар дөнья күрә. Шуларның берсе, мәсәлән, Юрий Лужковның соңгы халыкара конференциядә ясаган чыгышы. Ул чыгыш башка бер генә җирдә дә күренмәде, диде.
Без Илдар Мөхәмәтҗановтан алга таба «Ислам минбәре»ндә үзгәрешләр булачакмы дип сорадык. «Әлбәттә булачак. Без газетны бер-ике кеше генә түгел, менә шулай бүгенге кебек бергәләп киңәшеп эшлисебез килә. Бер яктан ул яңалык. Ләкин безнең әле андый оешмабыз юк», диде ул.
Илдар Мөхәмәтҗанов мөселман журналистларын берләштергән оешма юк дисә дә, без Радик Әмиров җитәкчелегендәге «Мөселман журналистлары лигасы» барлыгын искә алдык. «Әйе, без алар белән дә бергә эшлибез. Ләкин безгә рәсми оешмадан башка, бергәләп җыела, киңәшә, торган фикердәшләр кирәк. Лига ул таләпләргә җавап бирә алмый. Һәркем үзенчә башлык булырга тели. Бергә булсак эш тә нәтиҗәле булачак», диде Илдар Мөхәмәтҗанов.