Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 9 ноябрьдән "дуңгыз" гриппыннан вакцина бирү башлана


Русиядә 9 ноябрьдән "дуңгыз" гриппыннан киңкүләм вакцина бирү башланачак. Социаль үсеш, сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда беренче чиратта вакцинаны коммуналь, транспорт, техник хезмәтләрдә эшләүчеләргә биреләчәк. 23 ноябрьдән шушы саклану чарасы медицина хезмәткәрләре, мөгәлимнәр һәм 18 яшьтән олырак яшьләргә биреләчәк. Балалар өчен вакцинаны сынау башлана гына.

Бүгенге көндә Русиядә "дуңгыз" гриппы 2 меңгә якын кешедә теркәлгән. 90% очракта кешеләр авруны җиңел кичерә. Хастәханәгә салынган кешеләрең 15% каты терапия бүлекләренә күчерлә, 75% авыруга үпкәне эшләтү аппаратын кулланалар.

Бүгенге көндә 5 кеше шушы грипптан үлгән.
XS
SM
MD
LG