Accessibility links

Иминлек җирле сугышчылар кулында


Әфганстанның төньягында көчен арттырган талибанга каршы хәзер төбәк халкы үз сугышчыларын әзерли башлады.

АКШ хәрбиләре Әфганстанда талибан белән көрәшне башлаганга инде 8 ел тула. Кундуз вилаятендәге Калае Зал бистәсендә халык бу вакыт эчендә иминлек мәсьәләсендә гел әфган үзәк хакимиятенә ышанып яшәде.

Ләкин 18 ай элек талибан төньяк вилаятьләренә кире кайта башлады. Моның белән бергә иминлек проблемы кабат көн үзәгенә менде.

Талибан күрше Чадар-Дара вилаятен үз идарәсенә алды. Хәзер куркыныч тирә-яктагы вилаятьләргә дә яный. Әфган көчләре талибанның килүеннән соң, төбәктәге хәрбиләр санын арттырды. Ләкин хәрбиләр бер үк вакытта бөтен төбәкне саклый алмый. Әлеге куркынычка каршы хәзер төбәк халкы үз-үзен кайгыртып, үзләре чаралар күрә башлады.

Әфганстандагы президент сайлавына кадәр, үзәк хакимият рәсмиләре талибаннан бу төбәкләрдә сайлау уздырырга рөхсәт итүне сорады. Талибан бу исә таләпне кире какты. Бу вакыйгадан соң, җирле төбәк шурасы сайлауга катнашу турында үзе карар кабул итте. Моңа өстәп алар үз сугышчыларын булдыру турында да килеште.

"Калае Зал иминлеген саклар өчен 150-200ләп ярдәмче көчне үзебезгә алырга карар кылдык. Аларга айлык акча түләнәчәк. бу ярдәмче сакчылар яхшы характерда булырга тиеш. Мулла һәм өлкәннәр яисә шураның фатихасын алган кешеләр сайланачак. Җaвапсыз кешеләр безгә кирәкми", ди төбәк җитәкчесе Мөхаммәд Назир.

Төбәкләрдә махсус җирле сакчы тоту гадәте Әфганстанда күптәннән бар. Ул моннан 40 ел элек советларның 1979 елда илгә басып кирүe белән башланган. Талибан хакимияте җимерелү белән БМО җирле сугышчыларга коралларын ташларга киңәш иткән иде. Ул вакытта бу адым илдә хакимият идарәсен арттыру максаты белән эшләнде.

Талибан төньяк вилаятьләрендә кеше урлап яисә үзенә каршы килгәннәрне үтерү белән төбәктә курку тараткан.

Талибанның көч казануы иминлекне киметте, урлау очраклары артты. Калае Зал халкы шул уңайдан җирле сакчылар булуына бик куана. Бу төбәктәге иминлекне яңадан ныгытачак дип өметләнә алар.

Төбәктәге өлкән пәштун бабае Һаҗи Хафузулла: "Монда иминлек начарайган иде. Ләкин төбәк хакимияте һәм полиция ярдәмендә сугышчы төркем булдырылгач, Аллага шөкер бу якларда иминлек артты", ди.

Әлегә уңышлы дип кабул ителгән бу адым алга таба сугышчылар саны арту белән тагын да катлаулы вәзгыятькә әйләнергә мөмкин. Хәзер АКШ һәм үзәк хакимияте алдында иң зур борчу, җирле көчләрне алга таба контрольдә тоту тора.
XS
SM
MD
LG