Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФУ - Татарстан президенты башлангычы


Русия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Олег Морозов Чаллыда депутатлар, журналистлар белән очрашу вакытында шулай дип белдерде.

Морозов 2013 елда Казандагы Универсиададан соң байтак төзелеш корылмаларының, фатир-тулай торакларның, кунакханәләрнең уку йорты карамагына тапшырылачагын да әйтте. Депутат Олег Морозов сүз башын болай башлады: ”Миңа Миңтимер Шәймиев шалтыраткан иде. Сөйләшү барышында ул КДУ нигезендә федераль уку йорты булдыру теләге турында әйтте. Шул мәсьәләне өйрәнүемне сорады. Мин әлеге тәкъдимгә Русиянең бик күп министрларын җәлеп иттем. Нәтиҗәдә КДУ федераль уку йортына әверелде", диде ул.

КДУның Чаллы филиалы моннан 10ел элек ачылды. Филиал җитәкчесе Анатолий Макаров федераль уку йорты бүлгесе булуларына зур өмет баглый. Шунысын да әйтү кирәк, бу филиалда әлегә татар журналистикасы тамыр җибәрә алмаган. Моңарчы бирегә булачак журналистлар кабул ителде, алар укыдылар, укыйлар. Быелгы уку елында КДУ филиалының әлеге бүлегенең 1нче курсында укучы юк. Кабул итмәгәннәр. Ни өчен?
Анатолий Макаров


“Без филиалда татарча укыту проблемасын даими өйрәнәбез. Быел татар журналистикасы бүлегенә студентлар кабул итә алмауның сәбәбе - БДИ белән бәйле. Бездә урыс әдәбияты буенча имтихан булды. Балалар бу фән буенча мәктәптә имтихан бирмәгәннәр булып чыкты. Федераль уку йорты булу безнең дәрәҗәне күтәрер, татар телендә укуга игътибар артыр, дип ышанам”, ди КДУ филиалының гыйльми шура сәркатибе, татар телендә укытучы Зөлфия Салихова.

КДУның Чаллы филиалы элекке балалар бакчасында урнашкан. 3000 студент өчен урын аз, әлбәттә. Узган ел яңа 5 катлы уку бинасына нигез салынды. Филиал җитәкчесе Макаров фикеренчә, федераль уку йортына әйләнү - төзелешне тизләтәчәк.
XS
SM
MD
LG