Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Якын Көнчыгышка килде


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон израиль-фәләстин арасында солых урнаштыру эшен җайлар өчен Якын Көнчыгышка килде.

Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяhу белән очрашу өчен Иерусалимга китәр алдыннан ул Абу Дабида Фәләстин башлыгы Мәхмүд Габбас белән күреште.

Фәләстинлеләр Израиль яһүд бистәсен төзүне тулысынча туктатмый торып солых сөйләшүен башлаудан баш тарта. Фәләстинлеләр таләпләрен Израиль кире кага.
XS
SM
MD
LG