Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич сишәмбе мәхкамә утырышына киләчәк


Элекке Босния серблары җитәкчесе, сугыш җинаятьләрендә гаепләнеп хөкем ителүче Радован Карадҗичның адвокатлары әйтүенчә, узган атнада башланган мәхкамә утырышларында катнашмый килгән Карадҗич бу сишәмбедәге утырышта катнашачак.

Карадҗич мәхкамәдә үзен якларга әзерләнү өчен күбрәк вакыт кирәк булуын әйтеп Һаагтагы БМО сугыш җинаятьләре мәхкамәсе утырышларында катнашмый килде.

Ул 1992-1995 еллардагы Босния сугышы чорында геноцидта, сугыш җинаятьләрендә һәм кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда гаепләнә. Аңа барлыгы 11 гаепләү белдерелде.

Карадҗич барлык бу гаепләүләрне кире кага.

Сишәмбе көнне мәхкамә Карадҗич утырышларда катнашмаган очракта эшне ничек дәвам итү мәсьәләсен карарга тиеш иде.
XS
SM
MD
LG