Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗан төбәгендә каты чаралар ел ахырынача барачак


Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә рәсмиләр җинаятьчелекне бетерергә һәм җәмәгатьчелек иминлеген үзгәртергә вәгъдә итә.

Синҗан хакимиятләре “тотрыклылык урнаштыру җимешләрен тагын да көчәйтү һәм иминлеккә янаган куркынычларны бетерү өчен” төбәктә “каты чаралар һәм чистарту эшләре” ел ахырына кадәр дәвам итәчәк дип белдерде.

Белдерүдә шулай ук җинаятьчеләр оеша торган урыннар бетереләчәк диелә.

Көнчыгыш Төркестан дип тә аталган бу төбәктә июль аенда хан кытайлары белән уйгырлар арасындагы бәрелешләрдә 200-ләп кеше һәлак булган иде.

Бу чуалышларда катнашкан өчен барлыгы 21 уйгыр чөкем ителде, шуларның 12-сенә үлем җәзасы билгеләнде.
XS
SM
MD
LG