Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Көнбатыш Ярда яһүд утарлары төзүгә каршы


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Вашингтон Көнбатыш Ярда яһүд утарлары төзү өчен хокукый нигез күрми һәм аларны төзүнең “мәңгегә” туктатылуын тели диде.

Каһирәдә Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк белән очрашудан соң Клинтон шулай ук Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру сөйләшүләрендә бәхәсле Иерусалим шәһәре язмышы да каралырга тиеш диде.
XS
SM
MD
LG