Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милләтче һәм антифашист җыеннары үтте


Русия шәһәрләрендә халык бердәмлеге көнендә күп кеше катнашында төрле урам җыеннары үтте.

Мәскәүдә “Руслар фашизмга каршы” исемле митингка меңнән артык кеше җыелды. Бу чараны оештыручыларның берсе - “Кеше хокуклары өчен” оешмасы җитәкчесе Лев Пономарев.

Кайбер шәһәрләрдә милләтче урыс оешмалары “Урыс маршы” үткәрде. Мәскәү хакимиятләре дә милләтчеләргә “Урыс маршы” үткәрүне рөхсәт итте.

Петербурда урыс милләтчеләре белән фашизмга каршы оешмалар вәкилләре арасында бәрелеш булды.

Бәрелешне милициянең махсус көчләре туктатты. 4 кешенең тоткарлануы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG