Русия һәм Германия АКШның машина ясаучы General Motors ширкәтенең үз карамагындагы Opel ширкәтен сату планыннан баш тартуына ачу белдерә.
Бу атнада General Motors Opelне Канаданың Magna һәм Русиянең Саклык банкына сату планыннан баш тартуын белдерде.
Бу килешүне гамәлгә ашырудан соңгы мизгелдә баш тарту чыннан да безнең мәнфәгатьләргә зыян китерми, әмма ул американ эшмәкәрләренең үз партнерлары белән аралашу мәдәнияте үзенчәлекләрен күрсәтә, диде Путин.
Германия Канцлеры Ангела Меркел АКШ президенты Барак Обамага шалтыратып Opelнең яңа стратегик планын булдырырга чакырды.
General Motors Opelне сатудан баш тарканнан соң андагы 10 мең хезмәткәрне эштән чыгарырга җыенуын белдерде.