Accessibility links

Берлин дивары җимерелүенә илткән юл


Берлин дивары җимерелгәнгә инде 20 ел узды. Көнчыгыш Европада коммунизм юк ителгән көннәр тарихта тирән эз калдырды.

1989 елгы вакыйгалар дулкынландыргыч булды. Әмма бу демократиягә илтүче адымның берсе иде.

1987 елның 12 июнендә элекке Кушма Штатлар президенты Рональд Рейган Көнбатыш Берлиндагы Бранденбург капкалары янында торып Советлар берлегенең генераль секретаре Михаил Горбачевны Көнчыгыш белән демократик Көнбатыш арасын аерып торган диварны юк итәргә чакырды.

Рональд Рейган чыгышы
“Генераль секретарь Горбачев, әгәр сез тынычлык, Советлар берлеге һәм Көнчыгыш Европаның чәчәк атуын, либеральләшүне теләсәгез әлеге капкаларга килегез. Горбачев, бу капкаларны ачыгыз, диварны алып атыгыз”, диде ул.

Горбачев шул ук айны яңа сәяси һәм икътисади реформалар тәкъдим итте. Һәм Көнчыгыш Европа инде башка совет танкларыннан куркырга кирәк булмаячагын аңлады

Горбачев исә 20 елдан соң артка борылып карагач, элек советлар җитәкчелеге тарафыннан кабул иткән карарлар өчен үкенмәвен әйтә.

Аның сүзләренчә, барлык карарлар Русия, алманнар, Европа һәм гомумән барлык дөнья халкы мәнфәгатьләреннән чыгып кабул ителгән.

Михаил Горбачев СССР җимерелү турында
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00


“Тимер пәрдә” ачылды

Көнчыгыш Германиядә коммунистик режим 1989 елның маенда ук чатный башлады. Инде елның беренче яртысында ук ГДРдагы 125 мең алман Көнбатышка – федератив республикага чыгарга сорап мөрәҗәгать иткән.

Көнчыгыш Германиядә беренче бәйсез партияләр барлыкка килә. Җәен йөзләгән мең кеше ГДРдан Маҗарстан, Чехославакия, Польшага китә.

Будапешт маҗар ватандашлары өчен чикләрне ача, ә 19 июль көнне Маҗарстан-Австрия чигендә вакытлыча “тимер пәрдә” ачылу нәтиҗәсендә, ГДРдагы 600 гаилә Көнбатышка китүгә ирешә.

Урам чаралары
Әмма күпләр төп вакыйга 9 октябрьдә булды дип саный. Лейпцигта урам чараларында катнашкан халыкны полиция инде куып таратмый.

Ул чакта Горбачев Көнчыгыш Германиягә барып коммунист башлыгы Эрих Хонеккерны реформалар белән килешергә чакыра. Шул көннән Лейпцигта миллионлаган кеше Хонеккер эшенең ишек төбенә килеп аңа мөрәҗәгать итә. Җитәкче исә 18 октябрь көнне сәламәтлеге какшавын белдереп, эшеннән китүен әйтә.

“Мин авырдым һәм соңыннан операция булгач сәламәтлегем какшады. Шуңа бар көчемне милләткә хезмәт итүгә бирә алмыйм”, ди ул.

Хонеккер киткәннән соң аның вазыйфаларын Эгон Кренц алды. Ул протест чараларына каршы тора алмады. Һәм Чехославакия аркылы Көнбатышка чыгучы мигрантлар ташкынын туктатуга да ирешү мөмкин булмады.

Соңгы адымнар

9 ноябрьдә Көнчыгыш алман хакимияте үз чикләрен ачарга була һәм бу хакта Көнчыгыш Германиянең үзәк комитетның сәяси бюросы әгъзасы Гюнтер Шабовски җиткерә.

“Көнчыгыш Европада яшәгән һәр кеше ГДР чиген узып чыга алачак. Һәм ул карар хәзердән үк үз көченә керде”, диде ул.

Әмма Шабовскиның белдерүендә кечкенә генә төгәлсезлек килеп чыккан. Канун нигезендә, Көнчыгыш алманнары Көнбатышка чыгарга виза алу өчен махсус гариза биреп, бер көн көтәргә тиеш булган.

Нәтиҗәдә йөзләгән мең Көнчыгыш алманнары чиктә җыелган һәм зур чиратлар барлыкка килгән. Шуннан Берлин дивары җимерелә башлаган. Ул 1 ел тирәсе дәвам иткән.
XS
SM
MD
LG