Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бюджет бәлешенең төбе көйгән


Түрәләр ничек кенә тырышсалар да, бюджеттан булган чыгымнарны, керемгә караганда әзәйтә алмады. 2010 елда бюджет дефициты 12 миллиард сум тәшкил итәчәк

Татарстан халкы Конституция көнен бәйрәм иткән арада, республика Дәүләт Шурасы депутатлары 2010 елга бюджет өлгесен кабул итте. Бу тармакта күңелне юата алырлык нәрсә юк. Инде каешлар да нык кысылган, акчаның да кадере артты, әмма барыбер, 2010 елда бюджет дефициты 12 миллиардка якын сум тәшкил итәчәк. Дәүләт Шурасы утырышында бюджетка керемнәр 66, чыгымнар 78 миллиард сум булачагы билгеле булды.

Дефицитны каплар өчен Татарстан җитәкчелеге федераль үзәктән кредит алып тормакчы. Әмма республика финанс министры Радик Гыйзәтуллин моны башкарырга бик авыр булачак, ди. Чөнки төбәкләрне финанслау соңгы елда нык киметелгән. Шуңа күрә кайберәүләр җитәкчелекнең бу гамәлен бары тик тишекләрне ямау дип кенә бәяли. Әмма штан төбен ямыйм дип, балтырны кисү, әллә ни нәтиҗәле булмаска мөмкин.

Элекке елларда җитәкчелек бер җыелып бюджетны хәл итә торган булса, соңгы арада икътисади хәлләрнең тотрыксыз булуы аңа ешрак мөрәҗәгать иттерә. 2008-2009 елларда финанс кризисы сәбәпле бюджетның берничә тапкыр кабаттан каралганы билгеле. Шуңа күрә кайбер белгечләр 2010 елга кабул ителгән бу бюджетның да иң камил варианты булмау мөмкинлеген әйтә.

Икътисад министры Марат Сафиуллин исә, республиканың сәнәгать күләме кимүеннән борчыла. Быел ул 12%ка төшкән инде. Республиканың керемнәре дә, узган ел бу вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 26 миллиард сумга кимегән. Өстәвенә Татарстан үзәктән 16 миллард сум кредит алган.

Министр Гыйзәтуллин фикеренчә, республика өчен иң зур югалту – җир байлыкларын табудан килгән салымның Мәскәүгә китүе. Бу республика бюджетыннан 3 миллиард сумны ала, ди ул.

Бюджетның чыгымнарына килгәндә, министр сүзләренчә, һәр тармакта экономияләргә туры киләчәк.
Бюджетның иң зур чыгымы – 18 миллиард сумга якын өлеше милли икътисадка бирелгән. Монда авыл хуҗалыгы, юл һәм торак төзелеше керә.

Калган тармакларга акча азрак.

Мәсәлән, гомумдәүләт мәсьәләләренә 5 миллиард сум, мәгарифкә - 6, милли иминлек мәсьәләләренә - 3,4, соцаль тармакка - 14, сәламәтлек саклау һәм спортка – 2,3, мәдәнияткә – 2 миллиард сум, торак коммуналь хуҗалыгына - 707 миллион, әйләнә тирәне саклауга - 337 миллион сум бүленеп бирелгән.

Дәүләт Шурасының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Морад Гаделшин 2010 елда да бюджет социаль төсмер алачак, ди. Аның сүзләренчә, бюджет 64%ка социаль тармакка карый.
XS
SM
MD
LG