Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә A/H1N1 гриппыннан үлүчеләр саны арта


Мәскәүдә "дуңгыз" гриппыннан инде 4 кеше үлде. Мәскәүдә 32 яшьлек яңа гына бала тапкан анага шушы куркыныч грипп йогуы ачыклана, табиплар аны дәваларга тырышса да, ул үлә. Баласын балалар хастаханәсенә салалар.
Бала тудыру йорты карантинга ябыла.

Шулай ук, Мәскәүдә мәктәп яшендәге бер кыз бала вафат була. Ул хастаханәгә китерелгәндә авыр хәлдә була, клиникада берничә сәгатьтән үлә, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар. Бу балага анализ ясалмаса да, табиплар ул шушы "дуңгыз" гриппыннан вафат булды, дип саный. Барлыгы Русиядә бу A/H1N1 гриппынан үлүчеләр саны 53 җитте.

Татарстанда үлем очраклары турында мәгълүмат юк, Башкорстанда бер кеше үлгән иде. Бер көн элек Русиядә вакцина бирү башланды.
XS
SM
MD
LG