Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Россель урынына Мишаринны тәкъдим итте


Русия президенты беренче тапкыр губернатор урынына хакимият фиркасы исемлегеннән сайланган нәмзәтне тәкъдим итте.

Русия президенты Дмитрий Медведев, Свердловск өлкәсе губернаторы урынына Александр Мишаринны тәкъдим итте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Президентның интернет сәхифәсендә Свердловски өлкәсенең Канун чыгару җыелышына Александр Мишаринга губернатор вазыйфаларын бирү турындагы карарның кертелүе турында әйтелә.

“Бердәм Русия” фиркасе август аенда өлкә башлыгы урынына хәзерге губернатор Эдуард Россельдан тыш, Русия хөкүмәтенең сәнәгать һәм инфрастуктура департаменты башлыгы Александр Мишарин һәм Свердловски өлкәсе хөкүмәте башлыгы Виктор Кокшаровны тәкъдим иткән иде. Алар барысы да “Бердәм Русия” фиркасендә әгъза булып тора. Мишарин – Генераль шурага керә.

Александр Мишарин 1959 елда Свердловксида туа, Урал университетын тәмамлый, дистә еллар буе төрле оешмаларда инжинер булып эшли. Соңгы елларда Мәскәүдә Русия транспорт министры урынбасары булып эшләп ала, аннан соң Русия хөкүмәтенә күчә.
XS
SM
MD
LG