Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия вәкилләре Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә


Татарстан эчке эшләр министрлыгы вәкилләре Чехиядән килгән эчке эшләр министрлыгы делегациясе белән очрашты. Чехиянең эчке эшләр министры, полиция башлыгы, Европа эшләре министры урынбасары, яңгын сүндерү, коткару хезмәтләре башлыклары Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә килгән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Шул ук көнне Чехиянең эчке эшләр министры Мартин Пецина Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашты. Чехия рәсми вәкилләре сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында да булды.

Шулай ук алар Эчке эшләр министрлыгының искә алу үзәге, антикризис штаб, хезмәткәрләрнең ял итү урыннары, эксперт-криминалистка үзәге белән дә танышып чыккан.
XS
SM
MD
LG