Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елдан Русиядә акцизлар 10% арттырыла


Русия Думасы Салымнар кодексының акцизлар турындагы өлешенә төзәтмәләрне өченче укылышта кабул итте.

Канун президент тарафыннан имзаланса 2010- 2012 елларда кайбер товарларга акцизлар 10% артырга тиеш.
Аерым алганда, яңа канунда бензинга салына торган шушы махсус салымның артуы каралган.

Спирт күләме 9% күбрәк булган эчемлекләргә акциз алдагы ике елда үзгәрмәскә тиеш. 2012 елдан аны 10% арттыру каралган.

Шәрәп салымының 30%, сыра акцизының 3 тапкырга күтәрелүе көтелә. Шулай ук тәмәке акцизларының да артуы каралган.
XS
SM
MD
LG