Мәскәү хәрби гарнизон мәхкәмәсе флот офицеры Николай Захаркинны кулга алу карарын чыгарды. Ул ике баланы балконнан ташлауда шикләнелә. Ул үзе гаебен танымый. Җинаять эше "Үтерү омтылышы" мәддәсе белән ачылган.
8 яшьлек ике игзәк кыз Захаркин белән яшәгән хатын-кызның балалары булган. Аларның берсе бик авыр хәлдә реанимациядә ята, икенчесе гомум бүлмәгә күчерелгән. Захаркин балаларны хатынына уч итеп ташлаган булган дип хәбәр ителә.