Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗга баручылар кимеде


Башкортстан диния нәзаратлары һәм мәчетләре оештыруы белән изге Хаҗ сәфәренә тупланган дин кардәшләр быел азрак. Моңа икътисадый төшенкелек тә сәбәпче.

Быел Хаҗ сәфәренә Башкортстаннан 350 кеше бара. Былтыр 400дән күбрәк кеше барган булган. Әле 9 һәм 12 ноябрь көннәрендә тәүге төркем мөселманнар Хаҗ сәфәренә китте дә инде. Алдагы көннәрдә, атап әйткәндә, 14, 16 һәм 19 ноябрь көннәрендә тагын дүрт төркем Хаҗ сәфәренә юлланачак.

Шушы ерак һәм саваплы сәфәргә мөэмин мөселманнар “Идел-хаҗ” һәм “Аира-тур” ширкәтләре аша бара. Әлеге сәфәр һәр кешегә 70 мең сумнан алып 140 мең сумга кадәр төшә. Хаҗ кылырга теләүчеләр арасында төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре бар. 16 яшьтән 82 яшькә кадәрге кешеләр арасында хаҗга икенче-өченче тапкыр баручылар да бар.

Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин әйтүенчә, дин кардәшләрне изге Хаҗ сәфәренә яхшылап әзерләү өчен, күп тырышлык салынган.

Хаҗилар туган якка 6-12 декабрьдә әйләнеп кайтачак. Һәр хаҗи, сәфәр вакытында тотыну өчен, корбанлык акчаларын да әзерләп куйган.

Шул ук вакытта Уфада Корбан гаетенә әзерлек тә бара. Иң күп корбанлык, һәр елдагыча, имамы Мөхәммәт хәзрәт Галләм булган “Ихлас” мәчетендә чалыныр дип көтелә. Мөхәммәт хәзрәт Уфада быел да Корбан бәйрәмнең бик колачлы үтәчәген әйтте. Хәзердән үк инде, “Ихлас” мәчете аша гына да йөзләрчә сарык һәм сыер малын сатып алу өчен, гаризалар язылган.
XS
SM
MD
LG