Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия Русия телефон кодына керде


Грузиядән берьяклы бәйсезлек игълан иткән Абхазия төбәге, Грузия белән тагын бер бәйләнешен өзеп, Русия телефон кодын кабул итте. Абхазия якшәмбе көннән башлап Русиянең халыкара телефон коды +7не куллана башлады.

Төбәк рәсмиләре Грузиянең +995 халыкара кодының гыйнвар азагына кадәр эшләячәген әйтә.

Әлеге үзгәреш, Сухуми белән Мәскәү арасында сентябрь аенда имзаланган хезмәттәшлек килешүе кысаларында гамәлгә керде.

Грузия хакимияте бу карарның халыкара кануннарга каршы булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG