Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялгыш коллегасына аткан полиция үзенә кул салды


Русиянең Свердловски өлкәсендә бер полиция ялгыш хезмәттәшен үтергәннән соң үзенә кул салды. Полиция хезмәткәре булып эшләгән Павель Лимонов коралны тапшырганда ялгышлык белән хезмәттәше Наталья Заһарованың башына ата. Хатын-кыз шунда ук үлә. Вакыйганы күрү белән шокка калган Лимонав шунда ук үзенә кул куя.

Моңа охшаш хәл август аенда Мәскәүнең Медведково районында булган иде. Көньяк Медведкова полиция хезмәткәре коралын көйләгәндә янындагы коллегасына атты. Казада авыр яраланган полиция хезмәткәре шунда ук үлгән иде.
XS
SM
MD
LG