Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар журналистлары якын китерелми


Владимир Путин Түбән Камада Миңтимер Шәймиев белән очраша
Владимир Путин Түбән Камада Миңтимер Шәймиев белән очраша

Путинның Чаллыга булган сәфәрен яктырту өчен җирле татар журналистлары чакырылмады. Русия премьеры Мәскәү журналистлары “боҗра”сында иде.

1990 елның августында Русия Югары Шурасы рәисе Борис Ельцинның Чаллыга килүе алдыннан ачлык акциясе башлана. Чаллы милли хәрәкәте активисты Зиннур Әһлиуллин Татарстанга мөстәкыйльлек таләп итеп, “Азатлык” мәйданында ачлык игълан итә. Әлеге акцияне куып таратырга җөрьәт итмиләр.

Нижнекамскнефтехим ширкәтендә
Чаллы хакимиятендә халык белән очрашу вакытында, Борис Ельцин ачлык игълан иткән Зиннур Әһлиуллинны махсус кешеләре аркылы үз янына дәшә. Әһлиуллин ул кешеләргә: “Ельцин үзе минем янга килсен”, дип җавап бирә. Һәр теләгән журналист очрашуда катнаша. Менә шулай демократия уйнау заманнары булды.

2001 елда Русиянең икенче президенты Владимир Путин Чаллыга килә. Бу көнне җирле журналистларны Чаллы хакимиятенә иртәнге якта кертәләр һәм кичкә кадәр кире чыгармыйлар. Шушы вакытта Тәлгать Әхмәдишин җитәкчелегендәге “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре Путин уза торган юлда пикет оештыра. Ләкин язып алып килгән шигарьләрен күтәрергә өлгермиләр, аларны шундук бастыралар.

Рәфис Кашапов рәислегендәге ТИҮ әгъзалары да 2001 елның бу көнендә Чаллыда Путинны листовкалар белән каршы алырга уйлый. Алар да бастырыла. “Азатлык” яшьләре һәм иҗтимагый үзәк вәкилләре кулга алынып, төнгә кадәр милициядә тотыла.

Килүнең максаты нәрсәдә?

2009 елның 17 ноябрендә Владимир Путин, хәзер инде премьер-министр буларак, кабат Чаллыга килде. Сәфәр барышын яктырту өчен Чаллыда бердәнбер татарча сөйли торган “Күңел” радиосы, “Шәһри Чаллы” газеты журналистлары, “Ватаным Татарстан” газетының Чаллыдагы хәбәрчесе чакырылмады.

Дөньякүләм хәбәр тараткан “Азатлык” хәбәрчесенә дә Путин сәфәрен яктырту мөмкинчелеге бирелмәде. Бу көнне Чаллы мәскәү журналистлары белән тулы иде.

Путинның әлеге сәфәрен Русиядә автомобиль сәнәгатен тотрыкландыру белән бәйлиләр. Тагын мондый фаразлар да бар: 20 ноябрьдә Петербурда “Бердәм Русия” фиркәсенең җыены узарга тиеш. Анда, фиркәнең алдагы эшчәнлегендә Татарстан вәкилләренең йогынтысы булу ихтималы бар, дигән фикерләр дә күренә. Путинның Татарстанга сәфәре шушы җыен белән бәйле булырга да мөмкин.

КамАЗда яңа җитештерүне ачу
Путин Чаллыда 2006 елда оештырылган “Камминз-Кама” исеме белән йөргән Русия-АКШ уртак ширкәтендә булды. Ул анда яңа җитештерү куәтләрен ачуда катнашты.

Соңнан Путин Түбән Камага барып Нижнекамскнефтехим ширкәтендә булды, газ һәм нефть сәнәгате усешенә багышланган киңәшмә үткәрде, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашты.
XS
SM
MD
LG