Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Туган тел”дә яңа җитәкчелек


Шәһәр мохтарияте әгъзасы Мансур Сәгъдиев
Шәһәр мохтарияте әгъзасы Мансур Сәгъдиев

“Туган тел”нең хисап сайлау конференциясендә Оренбур татар милли-мәдәни мохтарият рәисе билгеләнде. Ул Сакмар районының Үрге Чебенле авылы егете – Рөстәм Маннанов.

Хисап тоткан рәис урынбасары Сания Хәмитова да, башка чыгыш ясаучылар да эшнең сүлпәнләнүе турында әрнеп сөйләде. Узган конференциядә сайланган рәис Радик Гайнуллин президиумның бер генә утырышын уздырырды да, эштән читләште. Җәмәгатьчелек эшне алып барырга теләк белдерүче башка кандидатураны таба алмады.

Мохтарият эшне туктатты дип әйтеп булмый. “Тургай” халык ансамблен җитәкләгән Сания ханымга төп вазыйфасыннан тыш мохтарият җитәкчесе ролен дә алып барырга, оешманың теркәлүен саклап калу өчен “нулевой” гына булса да хисап кәгазьләрен тутырырга да алынырга туры килде.

Правда урамындагы Риза Фәхретдин йортына мемориаль такта ачу, Тукай һәм Җәлил көннәренә багышлап 38-мәктәп белән бергәлектә уздырылган кичәләр, “Тургай” коллективының шәһәр чараларында, өлкәбез, Башкортстан авылларындагы чыгышлары, Ватан саклаучылар, хатын-кызлар, өлкәннәр көннәрен тантаналы билгеләп үтәләр – болар әле эшләнгән эшләрнең тулы булмаган исемлеге генә.

Эш барышын бөтенләй туктатуга илтүче иң зур сәбәп – җыелыш, репетицияләр уздырылучы бүлмәне аның иясе булган эшмәкәр тарафыннан башка оешмага арендага бирүе. Шулай итеп, оешма җитәкчесез генә түгел, җыелып киңәшләшер урынсыз да калды.

Менә шундый шартларда узды бу хисап-сайлау конференциясе.

“Шөкер, рәис булырга ризалашучы кеше табылды. Ул чыгышы белән Сакмар районының Үрге Чебенле авылы егете – Рөстәм Фәйзрахман улы Маннанов”, дип сүзен башлады шәһәр мохтарияте әгъзасы Мансур Сәгъдиев.

Ул 1972 елда туган. Милли гореф-гадәтләр тотучы татар гаиләсендә тәрбия алган. Көмеш медаль белән татар теле укытылучы урта мәктәпне, Оренбур медицина академиясен тәмамлаган. Бүгенге төп хезмәт урыны да медицина буенча – Ашыгыч ярдәм станциясендә табиб.

Армиядә дә үз белгечлеге буенча эшләгән. Егет оешмага тарихи “Хөсәения” мәчете мәхәлләсе рәисе вазыйфасында эшләү мәктәбен үтеп килде. Аңа эшмәкәрлек, спонсорлык төшенчәләре дә таныш һәм бик якын. Киров урамыннан үткәндә күз яуларын алырлык күркәм-төзек комплекска ирексездән игътибар итәсең. “Хөсәения” мәчете бу. Аның шулай нур чәчеп, балкып торуында Рөстәмнең роле зур. Хәзер биредә хәләл ризыклар, шифалы төнәтмәләр кибете дә эшли. Рөстәмнең бабалары буыннан буынга Үрге Чебенледә мулла булганнар.

Рәиснең урынбасарлары да яшьләрдән. Руслан Адигамов инде өченче буын шәһәр татары. Сөйләм телен югалтса да, татарча аңлый. Егет запастагы офицер, электрон җайланмалар белән сәүдә итүче оешмада менеджер. Икенче урынбасары – Нур Хөсәенов, “Газпром” ширкәтендә саклык хезмәтендә эшли, чыгышы белән шулай ук Үрге Чебенле егете. Мохтариятнең җаваплы сәркатибе вазыйфасында Фәйзи театрының әдәби бүлек җитәкчесе Мансур Сәгъдиев эшли.

Президиумның беренче утырышында кабул ителгән эш планнары белән Мансур әфәнде таныштырды.

“Яңа рәис иң беренче итеп халкыбызда сәламәт көнкүреш традицияләрен популярлаштыруны күтәреп чыкты. Татар яшьләре җыеннарында абруйлы галимнәребезнең, дин әһелләребезнең шул юнәлештәге чыгышларын оештыру күздә тотыла. Планда каралган чаралар шәһәрнең милли оешмаларының бергәлектә эшләвен күздә тота. Хәрби конфликтларны хәл итүдә катнашкан ветераннарны, сугыш-тыл ветераннарын, хатын-кызларны, өлкәннәрне хөрмәтләү чаралары, балалар өчен бәйрәмнәр оештыру - барысы да бер-береңә ярдәмләшүгә нигезләнергә тиеш.

Оренбур урамнарының берсенә Риза Фәхретдин исемен бирдерү, тарихи-мәдәни һәйкәлләрнең федераль исемлегендәге “Хөсәения” комплексы диварына аны салдыручы Әхмәд-бай Хөсәенов исеме күрсәтелгән такта элдерү, Муса Җәлилгә кагылышлы тактаның эчтәлегенә төгәллек кертеп, яңадан эшләтү – бу ниятләнгән эшләрнең бер генә өлеше әле.

Шәһәр мохтариятенең ераграк һәм иң олуг максаты итеп утырышта “Хөсәения” комплексын аны төзеткән иясе васыятенә тугры калып, татар халкына хезмәткә, иң кулае, XXI гасырга лаеклы татар гимназиясе бинасы сыйфатында кайтару аталды. Уфа архивларының берсендә васыятьнең төп нөсхәсе сакланган. Бүгенге көндә шәһәр мохтариятендә аның күчермәсе бар. Документны юристлар өйрәнә.

Бина бүген Агроуниверситетның бер корпусы исәпләнә. Оренбурның 40 меңнән артык татарына васыять итеп калдырылган бу бинаны күп еллардан соң булса да законлы варисларына кайтарасы иде. Мохтарият бу бөек максатта һәм башка эре эшләрендә Татарстан теләктәшлегенә дә өмет баглый”, дип сүзен тәмамлады Оренбур шәһәр татар милли мәдәни мохтарияте әгъзасы Мансур Сәгъдиев.
XS
SM
MD
LG