Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран аз баетылган уранын читкә җибәрмәячәк


Иран аз баетылган уранын тагын да ныграк эшкәртү өчен читкә җибәрү тәкъдимен кире какты.

ИСНА хәбәр агентлыгы тышкы эшләр министры Манучир Моттакыйның Иран атом ягулыгын үз җирендә алмаштыруны өстенрәк күрә дигән сүзләрен китерә.

Тәкъдим ителгән килешү нигезендә, Иран үзенең аз баетылган уранының дүрттән өчен тагын да ныграк баету өчен Русия белән Франциягә җибәрергә тиеш булачак.

Халыкара атом энергия идарәсе тәкъдим иткән килешү Иран атом коралы ясарга тырыша дигән шикләрне киметү максатында әзерләнгән.

Франция тышкы эшләр министры Бернард Кушнер Иранның бу карары “бик тә начар”, әмма Франция бу мәсьәләдә диалогны дәвам итәчәк диде.
XS
SM
MD
LG