Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкамәсе үлем җәзасы куллануны тыйды


Русиянең Конституция мәхкамәсе илдә үлем җәзасын кулланмаска дигән карар чыгарды.

Мәхкамә башлыгы Валерий Зорькин үлем җәзасы карарларын гамәлгә ашыруны тыюның мөддәте гыйнварда чыкканнан соң да үлем җәзасын куллану мөмкин булмаячак, чөнки Русия аны тыючы халыкара килешүләрне имзалады диде.

Русия 1996 елда Европа Шурасына кушылганнан соң, үлем карарларын гамәлгә ашыруны тыйган иде.

Әмма әлегә парламент үлем җәзасын тыючы Европа конвенциясен расламаган.
XS
SM
MD
LG