Accessibility links

“Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире мәхкәмә каршында


Д. Шәйхетдин (уртада), яклаучылары Т.Әхмәдишин (сулда), Я. Насыйфуллин белән
Д. Шәйхетдин (уртада), яклаучылары Т.Әхмәдишин (сулда), Я. Насыйфуллин белән

Газет мөхәррире Дамир Шәйхетдин Милли Мәҗлес эше буенча башта шаһит буларак тикшерүгә җәлеп ителде. Аннан җинаять эшендә шик белдерелде. Хәзер гаепләнүчегә әйләнде.

Дамир Шәйхетдингә 2008 елның декабрендә узган “Милли Мәҗлес” утырышы карарларын “Чаллы яшьләре” газетында бастырган өчен 282 мәддә буенча гаепләү белдерелә. Әлеге маддә милләтара низаг чыгару белән бәйле.

Мәхкәмәнең беренче көне тәмам. Үзенә карата башланган җинаять эше уңаеннан: “Мәхкәмәнең булуыннан ук мин канәгать түгел. Биредә мин үземне гаепле дип танырлык дәлилләр күрмәдем”, ди Дамир Шәйхетдин.

18 ноябрьдә Дамир Шәйхетдингә карата башланган мәхкәмә эшендә, милли хәрәкәт белән бәйле булган башка мәхкәмә эшләреннән аермалы буларак, яңалык күзгә ташлана. БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллин, Милли Мәҗлес утырышында катнашкан тагын берничә кеше гаепләүче як, прокуратура ягыннан шаһит итеп чакырылган. Ягъни, Дамир Шәйхетдин эшчәнлегенә карата белгәннәрен әйтергә тиеш булалар. Ләкин алар мәхкәмәнең икенче өлешенә килмәде. Моның сәбәпләрен Дамир Шәйхетдиннең җәмәгать яклаучысы Тәлгать Әхмәдишин болай бәяли:

“Бу гаҗәеп мәхкәмә, дип әйтергә була. Чөнки гаепләүче як шаһитлары берсе дә килмәгән. Шулай да шаһитлар дип саналган бу кешеләрнең икесе Дамир Шәйхетдинне яклап, мәхкәмәнең беренче өлешенә килде. Әлеге кешеләр, гаепләүче як шаһитлар дип әйтик, алар Милли Мәҗлес утырышында катнашканнар иде.

Анда катнашкан кешеләрне гаепләүче яктан шаһит итеп чакыру гаҗәпләндерә. Бу - милли хәрәкәт кешеләре арасында үзара бәхәс тудыру, милли хәрәкәтне таркату өчен эшләнә кебек. Мәхкәмәдә Милли хәрәкәт җитәкчеләренең кем булуы белән кызыксыну басым. Тиздән Фәүзия Бәйрәмовага карата мәхкәмә башлануы ихтимал. Шушындагы күрсәтмәләр аңа каршы кулланылырга мөмкин”, диде Әхмәдишин.

Прокуратура ягыннан өч шаһитның, шул исәптән, Әһлиуллинның да мәхкәмәгә килмәве сәбәпле, эшне карау 25 ноябрьгә күчерелде.
Дамир Шәйхетдиннең яклаучысы Ярулла Насыйфуллин эшкә беркадәр ачыклык кергәч кенә “Азатлык”ка аңлатма бирәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG