Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәмәкесез ВУЗ буламы?


Һәр 10 секунд саен планетада 1 тәмәке тартучы, көн саен 8 мең кеше бу начар гадәт аркасында дөньядан китә. Студентларның өчтән ике өлеше тәмәке тарта.

Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында 3 ел рәттән тәмәке тартуга каршы чара оештырыла. Алар вакытында сораштыру формасында тәмәке тарту-тартмаучыларны исәпләсәләр дә, башка еллардагы саннарны оештыручылар сер итеп калдыралар. Яара нәтиҗә китерә дисәләр дә, аны саннар белән дәлилләмиләр.

“Бүген дөнья, шул исәптән безнең университет тәмәке тартуга каршы көрәшә. Университетыбыз стдудентлары үз киләчәге турында кайгырта”.
Тәмәке тартуга каршы чара
Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты студентлары бүген, 19 ноябрьдә университетка килүчеләрне шушы сүзләр белән каршы алды.

Чара “Без сәламәт үпкә яклы” дип атала. Технологик университет чараны Республиканың “Алкоголь һәм наркотикларга бәйлелекне кисәтүче “Выбор” медицина үзәге белән берлектә үткәрә.

Казан техник университетының тәрбия эшләрен оештыручы Резидә Вәлиуллина “Мин тәмәке тартуга каршы”ны үз кулы белән язган, үз теле белән эйтүче студент моны аңы, фикерләве аркылы үткәрә, һәм ул беркайчан да тартмаячак дип саный.

Резидә Вәлиуллина
“Тәмәке тарту проблемы бүген яшьләр арасында кискен тора. Студентларның өчтән ике өлеше тәмәке тарта. Шуңа да кисәтү эшләрен иртәрәк, яңа гына тәмәке тарту белән мавыга башлаган чорда башлау мөһим. Бүген университетның бөтен 5 бинасында да кисәтү чаралары бара, һәрберсендә 25 әр студент үз теләге белән кешеләрне тәмәке ташларга өнди. Чарада катнашкан, тәмәке тарту сәламәтлек өчен зыянлы дигән сүзләр әйтү белән, беренче чиратта үзе дә бу афәттән саклана. Шулай итеп, чара икеләтә файда китерә: беренчедән, без студентларга тәмәке тартуның зыяны турында да мәгълүмат җиткерәбез, икенчедән бу эшне оештыру өчен студентларның үзләрен моңа җәлеп итәбез. Шулай ук сораштыру да оештырабыз”, ди Резидә Вәлиуллина.

Тәмәке тартуны ташларга теләүче, яки бу өлкәдә килеп чыккан сораулары белән һәр студент табиб-наркологка мөрәҗәгать итә. Оештыручылар әйтүенчә, тәмәкенең зыянын белүчеләр, ташларга теләүчеләр күп, әмма аларның бөтенесе дә бу гадәт белән үзе генә көрәшә алмый. Бик күп кызлар дус егетләрен нинди чара белән тәмәке тартудан коткарырга икән дип ярдәм сорый.

Техник университетның 3 курс студенты Таһир Нуретдинов чараны оештыруга үз теләге белән алынган. Ул яхшы нәтиҗәләр китерергә ошаган дип саный.

Таһир Нуретдинов
“Бүген безнең университетта тәмәке тартучы кызлар һәм егетләр бик күп. Бу саннарны киметер өчен без менә шушындый позитив рухта булган чаралар оетырабыз. Чара нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм, чөнки ул үзләренең киләчәге турында кайгыртучы бик күпләрне кызыксындырды, төрле кызыклы фикерләр яңгырады”, ди тартуны ташларга өндәүче студент Таһир.

Шулай да, студентлар арасында бу чараны сафсата дип санайчылар да булды.

“Мин моңа зур игътибар бирмим, дөресен генә әйткәндә. Тартуны ташлыйсы килгән кеше үзе белеп ташлый ул. Ниндидер егет-кызлар “Тартмагыз” дигәннән генә ничә еллар тартучы кеше бу холкын ташламый”, ди Альберт.

Чарада катнашучы Алсу тәмәке тарту-тартмаучыларның гомуми санын исәпли, тәмәке тартучыларга караганда, тартмаучыларның саны күбрәк ди ул.

“Бүген университет “Без сәламәт үпкә яклы” дигән чара үткәрә. Минем уйлавымча бу яхшы күренеш, чөнки хәзерге көндә тәмәке тарту проблемы бик актуаль. Мин статистиканы саныйм, хәзергә “юк” дип җавап бирүчеләр күбрәк. шулай да, кызганычка каршы, тартучылар да аз түгел. Андыйларны без тәмәкене ташларга өндибез һәм табиб-наркологка чакырабыз”, ди Алсу.
XS
SM
MD
LG