Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфьюнгә киртә кую кыен


Башкортстан депутатлары наркоманиягә каршы көрәш мәсьәләләрен парламент тыңлауларында тикшерде. Анда галимнәр, табиблар да катнашты.

Парламент тыңлаулары барышында шул ачыкланды – Башкортстанда соңгы елларда, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, наркомания һәм наркотиклар әйләнеше арта бара. Башкортстанда әфьюн кулланучылар да, аларны таратучылар соңгы елларда үзләрен бик иркен тота. Наркопритоннар да ачыкланып тора.

Республикада синтетик әфьюннәр җитештерү очраклары да ачыклана. Башкортстанның кечерәк шәһәрләрендә дә әфьюнчеләр арта. Нефтекама һәм Яңавыл шәһәрләрендә соңгы бер елда 6 наркопритон ачыкланган.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, социаль сәясәт һәм саулык саклау комтеты рәисе урынбасары Рөстәм Күзбәков әйтүенчә, республикада наркоманнар саны рәсми игълан ителгән күләмнән 5-10 тапкырга артык дип фаразлана. “Наркоманнарның төгәл санын билгеләү бик авыр, чөнки алар бит үз ихтыяры белән килеп, мин наркоман дип әйтми. Хәзер хәтта үсмерләр, мәктәп укучылары арасында да наркоманнар ишәя”, - ди Рөстәм Күзбәков.

Башкортстанда наркотиклар таратучы зур-зур төркемнәр дә ачыкланып тора. Быел шундый 30дан артык кешене берләштергән бер төркем әгъзалары мәхкәмә алдына басып, хөкем ителгән иде.
Бу төркемне Виктор Солтанаев атлы 41 яшьлек ир әле 2003 елда ук оештыра. Әфьюн таратучылар үз эшләрен Уфада гына түгел, ә Нефтекама шәһәрендә һәм кайбер районнарда да киң җәелдерә.

Иң аянычлысы шул – бу төркемгә соңрак бер милиция офицеры да кушыла. Ул әфьюн таратучылар биреп торучы акчаларга алданып, аларның җинаятьчел эшләрендә актив ярдәм итә башлый. Нәтиҗәдә әллә күпме җинаятьләр ачылмый калу өстенә, яңалары да өстәлә тора.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы уздырган парламент тыңлауларында наркоманиягә каршы көрәшнең төрле чаралары тикшерелде. Бу эштә киң җәмәгатьчелек тә катнашырга тиеш, шул чакта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була, дип белдерде чыгыш ясаучылар.
XS
SM
MD
LG