Accessibility links

Милли Мәҗлес рәисенә хөкем башланды


Чаллыда Милли Мәҗлес эше буенча мәхкәмә алды утырышы булды. Анда Фәүзия Бәйрәмованың җинаять эшен туктату турындагы юлламасы кире кагылды.

Хәзер инде Милли Мәҗлес рәисенә карата мәхкәмәнең көне, сәгате билгеле. Мәхкәмә, иртәгә Корбан бәйрәме дигән көнне, сәгать икедә башлана.

2009 ел татар милли хәрәкәте тарихында үзенчәлекле ел булып калыр шикелле. Май аенда БТИҮнең Чаллы бүлеге рәисе Рәфис Кашапов хөкем ителде. Хәзер менә Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага, “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире, “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Дамир Шәйхетдингә хөкем карары көтелә.

Чыгу юллары һаман ябык

20 ноябрьдә Фәүзия Бәйрәмова Милли Мәҗлес эше буенча мәхкәмә утырышында булды. “Азатлык” хәбәрчесе Фәүзия ханым белән сөйләшеп, андагы вәзгыятьне ачыклады:

“Бүген мәхкәмә ябык булды. Кешеләрне кертмәделәр. Монда гаепләнүче белдерүләр, гаризалар белән чыга ала иде. Мин дә хокуктан файдаланып, юллама язып килдем. Татарча язылган юлламамда җинаять эшен туктатуны сорадым. Җинаятьнең булмавын исбатларга тырыштым. Ләкин аны кире кактылар. 26 ноябрь, сәгать икегә мәхкәмә көнен билгеләделәр. Бу көнне шаһитлар катнашында мәхкәмә дәвам итәчәк. Хәзер дә Чаллыдан чыгып йөрү мәсьәләсе хәл ителмәде. Чыгып булмый”, ди Бәйрәмова.

Мәхкәмә урысча барачак

Мәхкәмәләрдә булган милли хәрәкәт вәкилләре хөкем эшен татар телендә алып бару өчен бик зур көрәш алып бардылар. Нәтиҗә юк. Фәүзия Бәйрәмовага карата булган мәхкәмә эше дә урыс телендә, кирәк вакытта тәрҗемәче ярдәмендә алып барылачак.

“Без бүген мәхкәмәдә 6 татар утырдык. Казый да, гаепләүче дә, яклаучы да, сәркатип тә, тәрҗемәче дә, мин, Һәрхәлдә барысының да фамилиясе татар. Менә шушы 6 татар катнашында мәхкәмә урысча барды. Татар хатынын, татар язучысын, татар илендә үз милләтен яклаган өчен урысча хөкем итәләр. Бу - фаҗигә! Бу - ахырзаман! Моны башкача әйтеп булмый”, дигән фикердә Фәүзия Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG