Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" - Русия чемпионы


Казанның “Рубин” футбол такымы Русия чемпионы булды.

Казанда үткән 29-нчы уенда “Рубин” һәм Петербурның “Зенит” такымы 0:0 исәбе белән уйнады.

Соңгы 30-нчы уенны уйнау зарурлыгы калмады.

Моннан соң инде Рубинның төп көндәше “Спартак” Казан такымын куып җитә алмаячак. Ул Рубиннан 5 очкога калыша.

Нәтиҗәдә “Спартак” икенче булачак. Өченче урын өчен “Зенит”, “Локомотив” һәм ЦСКА көрәшәчәк.
XS
SM
MD
LG