Казан мәчетендә Гашура, 19.01.2008

1
"Мәдинә" мәчетендә икенде намазын яшь имам оештырды.

2
Мәчет имамы Гыйлмулла хәзрәт Гашураны "Пәйгамбәрләрне искә алу көне" дип атады.

3
Казан мәчетләрендә бу көннәрдә азәриләр Гашура һәм Шәхитләр көнен каршылады.

4
Азәриләр һәм татарлар бергә намаз укыды.

5
Татар абзыйлары Гашура бәйрәмен авыз ачып кич белән ясады. Ә азәриләр мәтәмне көндез үк дога кылып башлады.

6
Казандагы бер шыгый мөселман. Гашура алар өчен матәм вакыты.

7
Гашурага яшьләр һәм балалар да күп килгән иде.

8
Гашурадагы балалар күзендә дә киеренкелек, хәсрәт сизелде.

9
Азәри малае кулында "Кырык хәдис" китабы.

10
Мостафа Карачай Төркиядәге Көтәхия шәһәрендә туган. Гашураны "әһле сөннә бәйрәм" дип атады.

11
Элшан хәзрәт Иранда дини белем алып кайткан. Казанга Гашура чараларын оештырырга килдем, ди. Урысча белми.

12
"Мәдинә" мәчете ишек алдында пылауны сөнни мөселманнарга авыз ачар өчен пешерделәр. Гашура көнне алар ураза тотты.

13
Азәриләрнең мәҗлесе Казан татарларындагыча итле аш өстәле янында сыйланып һәм дога кылып узды.

14
Мәчеттә "Ясин" укыганнан соң аш мәҗлесе ясалды. Казандагы азәриләр тәгамдә суганны киң куллана.

15
Бу кыз Гашурада бердәнбер кыз бала иде. Әтисе алып килгән. Азәри ир-егетләре бездә хатын-кыз мәчеткә йөрми дип сөйләде.