Accessibility links

Кайнар хәбәр

37 җинаять кылган такырбашлар эше - мәхкәмәдә


Свердлауда такырбашлар эше мәхкәмәдә каралачак. Алар милли күрәлмаучанлык нигезендә 3 кешене үтергән. Такырбашларның берсе түрә баласы булырга мөмкин.

“Фольксштурм” такырбашлар төркеменә 1988-1990 елгы Екатеринбург яшьләре кергән. Мәхкәмә алдына барлыгы 9 кеше басачак. Аларның берсе югары түрә баласы булырга мөмкин. Күрәсең, шул сәбәпледер такырбашлардан зыян күргән бер кешенең гаризасын милиция озак кына кабул итүдән баш тартып килгән.

Такырбашлар барлыгы 37 җинаять кылуда гаепләнә. Алар нигездә славян йөзле булмаган кешеләргә һөҗүм иткән һәм киләчәк планнары хакында үзләренең җыеннарында сөйләшкән. Владимир Истархановның “Удар русских богов”, Һитлерның Mein Kampfы (“Минем көрәш”) аларның төп басмалары булган.

Нәтиҗәдә алар кулыннан 3 кеше үлгән, тагын 8 кешегә үтерү нияте белән һөҗүм ясалган. Яшьләр корбаннарын кыйнаганда ватык шешәләр, пычаклар, тимер чылбырлар, газ сиптергечләр кулланган. Һәм һөҗүмнәрнең барысын да видеотасмага төшереп барып милли күрәалмаучанлыкны җәелдерү максатыннан интернетка урнаштырган.

Шул сәбәпле, алар һөҗүмнәр ясаганда танымаслык булып битлекләр кигән, шарфлар бәйләгән. Кайвакыт хәтта төрле спорт такымнары символикалары кулланган. һөҗүмнәр вакытында бер-берсен беркайчан да исеме белән атамыйча, кушамат белән генә эндәшкән.

Мәхкәмәгә тартылган такырбашларның исеме дә әлегә сер итеп саклана. Мөгаен бу яшьләрнең берсе түрә малае булу белән бәйледер. Тикшерүчеләр исә 2006 елны оешкан төркемнең башында 1989 елгы Михаил Русаков торуын гына әйтә. Җинаятьләр кылганда аларның күбесе әле хәтта балигъ та булмаган.

“Фольксштурм” төркеме яшьләре 2008 елның февралендә кулга алынган. Бу көннәрдә Свердлау өлкәсе прокуратурасы тикшерү уздырып җинаять эшен мәхкәмәгә җибәрде. Алар күрәалмаучанлык тудыру, экстремистик җәмгыять төзү, үтерү нияте белән һөҗүм оештыру, үтерү, талау, урлау, алдан планлаштырып кеше сәламәтлегенә зыян салу нигезендә гаепләнә. Бу очракта иң югары җәза - гомерлек төрмә.
XS
SM
MD
LG