Accessibility links

Егетләр дә кендек биюендә


Александр Заһидуллин
Александр Заһидуллин

Казанда bellydance буенча “Сөембикә” дип аталган Европа чемпионаты үтте.

“Сөембикә” дә егетләр дә катнашты. Дөрес, алар күп түгел, бары тик өчәү генә иде. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле атамасы да бар. Казан егете Илнур Нәбиуллинны “Суалчан” (Червячок”) буларак беләләр икән. Халыкара ара жюри аңа классик кендек биюендә икенче урынны бирде.

Тагын бер Казан егете Александр Заһидуллины башкаланың төнге клубларында чыгыш ясаганда “Lexus”дип игълан итәләр. Аның чыгышы шоу-бию буларак бәяләнде. “Абсолют батыр” дәрәҗәсе дә, әлеге төрдә үзе генә булганга, аңа эләкте.

Бәйгедә катнашкан егетләр
Жюри классик чыгышта Петербур шәһәреннән килгән “Luxor” - Вадим Бондаренкога беренче урынны бирде. Вадим үзен исем-фамилиясе белән әйткәннәрен яратмый икән. Мине биючеләр даирәсендә менә 7 ел инде “Luxor” буларак беләләр ди ул. Әгәр биергә яраткан егетләр бүген үк кендек биюе белән шөгыльләнә башласа, аларны бик бәхетле киләчәк көтәчәк икән. Төшемле эш. “Кендек сәнгатенең” бу төре әле көчле затлар арасына кереп кенә килә, ди Бондаренко.

“Бу төрдә биюче ир затлар бик аз. Акча эшләү мөмкинлеге зур. Банкет һәм рестораннарга чакырулар бик күп”, дип белдерә Александр Заһидуллин да. Үзенең чыгышын ул классик төргә түгел, ә шоу төренә кертә. “Шәрык биюе” дип атый. Егетләрнең дә нәкъ кендек биюен башкаруын да 3 ай элек кенә белгән.

“Мин кендек биюен кызлар өчен генә дип кабул итәм. Әгәр сез игътибар иткән булсагыз мин шоу номинициясендә чыгыш ясыйм. Кендек биюе түгел, ә гомумән алганда шәрык биюләре. Мисал өчен Мисыр, фиргавеннәрне күз алдына китерсәк, ирләр роле анда бар бит”, ди Заһидуллин.
Акча күп китергәнгә генә бу бию белән шөгыльләнүен дә яшерми ул. Шәрык шоуын өйрәнү аңа авыр булмаган. Брейк-денсны яхшы белгәнгә тиз үзләштердем ди ул.

Петербурлы Вадим Бондаренко бию сәнгатенең бу төре Мисыр һәм Төркиядән килә дип белдерә. Нишләп егетләр биемәсен, биегән, бии һәм бииәчәк, ди ул. Элгәре бу биюдә егетләр үзләренең актерлык осталыкларын күрсәткән булса, хәзер bellydancта ир затлар биюе аерым бер юнәлеш буларак кереп бара.
Илнур Нәбиуллин

“Егетләрнең үзенчәлекле башкару ысуллары уйлап табыла бара. Алар хатын-кызларның гадәти биюеннән аерылып тора. Кызларның башкаруында ирләргә бөтенләй ятмаган хәрәкәтләре дә бар бит”, ди Бондаренко.

Классик кендек биюе белән шөгыльләнүчеләр Питербурда алар икәү булган. Хәзер ул белгән егет Мәскәүгә күчкән. Русиядә, гомумән, бу төр белән шөгыльләнүчеләр 5-6 кеше генә дип уйлаган ул. Хәзер ипләп кенә күренә башлыйлар икән. Аларны барларга чемпионатлар, төрле бәйгеләр ярдәм итә, ди Бондаренко.


Кендек биюе Татарстанны танытырга ярдәм итә

Вellydance буенча Европа чемпионатын Казанда үткәрү җиңел булмаган. “Без ике ел элек Халыкара бию җәмгыятенә әлеге чемпионатны Казанда үткәрү тәкъдиме белән чыккан идек. Ике елдан артык көттек. Чөнки күп илләр бу бәйгене үзләрендә үткәрәсе килә”, дип белдерде “Тарона” бию федерациясенең сәнгать җитәкчесе Римма Кашапова.

Римма Кашапова
Татарстан Азиядә, гарәп илләрендә яхшырак таныла башлаганга бәйгенең нәкъ Казанда үткәрелүенә каршы килмәгәннәр. “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивале, “Ефәк юлы” автораллиенең дә тәэсире бар, мөгаен, ди Кашапова.

Әлеге чемпионатның кайсы илдә генә үтмәсен үз исеме булырга тиеш икән. Оештыручылар аны Казан ханбикәсе Сөембикә исеме белән атаган. Дөрес, гәүдәнең күкрәк һәм кендектән түбән өлеш кенә каплаган кызларның биюенә, бәйгенең исеменә республиканың татар-мөселман җәмәгатьчелеге әлегә үз фикерен белдермәде.

Кашапова әйтүенчә, моңа кадәр булган бәйгеләрдә Татарстанның кендек биючеләре Русия биючеләре белән бергә чыгыш ясаган булган. “Республиканың дәрәҗәсен күтәрәсебез, исемен танытасыбыз килә. Әлеге бәйге вакытында безне бик ошаттылар. Киләсе чемпионатларга безне аерым бер республика итеп чакырачаклар”, ди Кашапова.

“Сөембикә”дә Русиядән, Польшадан, Балтыйк илләреннән 300-ләп биюче катнашты. Жюрида да төрле илләрнең вәкилләре иде. Кашапова әйтүенчә, катнашучылар тагын да күбрәк киләсе булган, әмма “дуңгыз кизүе” комачаулаган.

Биибез дә таябыз

“Сәйдә” исемле төркем биючесе Эльза Хәмидуллина әйтүенчә, Казанда кендек биюе белән шөгыльләнүчеләр шулкадәр күп икән. Аларда үзләрендә генә дә “Сәйдә”дән кала “Хәния”, “Жанна” һәм балаларның “Арабика” төркемнәре эшләп килә. Күп очракта туйларга чакыралар ди ул. Төрле бәйгеләрдә дә катнашалар икән.
Кызлар төркеме чыгышы

“Без бию сәнгатенең бу төрен күрсәтүчеләр, биюгә үк юкка да чыгабыз, күзләре кызып төрле тәкъдим ясаучылар белән сөйләшеп тә тормыйбыз”, ди Хәмидуллина.

Шәрек шоуы остасы, “Сөмбел” төркеме әгъзасы Александр Заһидуллин да үзенең төрле мәҗлесләрдә чыгышының ярты елга алдан язылганлыгын яшерми. Бер биюем 2 мең сум тора ди ул.
XS
SM
MD
LG