Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрдмәнднең тууына 150 ел


23 ноябрьдә татар меценаты, шагыйрь Дәрдмәнднең тууына 150 ел тулды. Тик бу вакыйга уңаеннан Татарстанда да, аның туган ягы, хәзерге Башкортстанда да әллә ни зур чаралар үткәрелмәде. Белгечләр, Дәрдмәнд үзе дә, аның иҗаты да тиешле өйрәнелмәгән, милләт тарихындагы бөек урыны билгеләнмәгән, ди.

Шагыйрьнең дөньяви исеме - Закир Рәмиев. “Дәрдмәнд”, ягьни “хәсрәт кичерүче” тәхәллүсен алып, ул әдәбиятта үзен фәлсәфәче, “моңлы җан” буларак билгели. Аның иҗатында төп темаларның берсе – милләт язмышы.

Дәрдмәнд шәхес буларак та, иҗатчы буларак та тиешенчә өйрәнелмәгән, ди әдәбият галиме Фоат Галимуллин.

“Дәрдмәнд үзенә бертөрле шагыйрь. Ул нигездә зыялы кешеләр өчен язган. Теләсә кем аны аңлап, иҗатыннан ләззәт ала алмаска да мөмкин. Аны тыңлар өчен шактый әзерлекле булырга кирәк”, ди галим.

Шагыйрьнең биографиясендә дә каршылыклар бар. Билгеле булганча, Закир Рәмиев инкыйлабны кабул итми, шулай да бар булган мөлкәтен яңа хакимияткә тапшырып, туган илендә кала. Рәсмән ул салкын тиюдән вафат була дип санала, гәрчә Закир Рәмиевнең ачлыктан вафат булуы чынбарлыкка күбрәк туры килә.

“Әлбәттә, үлеме алдыннан аның матди хәле авыр була. Әмма мин аны ачтан интегеп үлгән дип әйтмәс идем. Ул еллар гомумән авыр була”, ди Галимуллин.

Әдәбият галимнәре Закир Рәмиевнең бик укымышлы кеше булуын яза. Ул Орски өязендә мәдрәсә тәмамлагач, Төркиянең Истанбул шәһәрендә белем алган. Туган теленнән кала, төрек, гарәп, фарсы, рус телләрендә иркен аралашкан.

Нәширлек эшенә мөккибән булган Закир чит мәмләкәттән абыйсы Шакирга төрек басма матбугатын да җибәреп тора. Шакир Рәмиевнең энесенә язган хатыннан күренгәнчә, аларның типография ачу омтылышлары да булган.

Төркиядән кайткач, Дәрдмәнд газет ачарга талпынып карый, тик патша режимы бу вакытта татарларга матбугат ачуны тыйган. Ләкин тора-бара ул теләгенә ирешә, аның нәширлегендә Оренбурда “Вакыт” һәм “Шура” журналлары басыла.

“Рәмиевләр татар матбугатын аякка бастыру өчен шактый күп көч куйганнар. Аларның “Вакыт” һәм “Шура” журналлары озак вакытлар чыгып килгән.

Бу көннәрдә аңа багышлап зур конференция оештырылачак. Анда Русиянең башка төбәкләреннән дә чыгыш ясаучылар килә”, диде тел галиме Фоат Галимуллин.

Ә “Ватаным Татарстан” газетында Дәрдмәнд турында Рәшит Минһаҗның мәкаләсе басылды.

“Милләт язмышын хәл ителгән фаҗигале көннәрдә ул “чабаталы морза” хәленә төшсә дә, “Ни газизрәк – бу ватанмы, туган каумемме?” дигән сорауга “Сөт калыр, ватан китәр” дип, фәлсәфи җавап бирде.. Тууына инде менә 150 ел тулды, тик Дәрдмәнд иҗаты безгә һаман да хикмәт, сер булып кала. Аерым алганда, шушы сөт дигән кәлимәне генә дә галимнәр берничә төрле аңлата. Гомумән, шагыйрьне әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе”, ди журналист.

Татар әдәбиятының классик шагыйре, алтын базлары хуҗасы, миллионер Дәрдмәнд турында “Ирек мәйданы” газеты да язма әзерләде. Журналист Римма Бикмөхәммәтова Уфадагы “Рамазан” милли мәдәни үзәге җитәкчесе, шагыйрьнең тормышын җентекләп өйрәнгән Марат Шәрипов белән әңгәмә корган.

Марат әфәнде Рәмиевләрнең шәҗәрәсен төзегән кеше. Дәрдмәнд варислары турында ул түбәндәге мәгълүматны китерә: “Дәрдмәнд хатыны белән 9 бала тәрбияли. Аның улы Искәндәр Рәмиев репрессиягә эләгә, атып үтерәләр. Ә оныгы Бәшир Рәмиев – техника фәннәре докторы, Советлар берлегендә беренче ЭВМ авторы була. Компьютерны да татар кешесе уйлап тапкан дип әйтергә тулы нигез бар. Аның улы Искәндәр дә зур эшләрдә хезмәт итә. Дәрдмәнднең Гариф исемле улы 1917 елда Франциягә китә, Финляндиядә яши, укытучылык һөнәре белән көн күрә. Шакир Рәмиевның оныгы Адилә Италиядә зур галимә, дипломат дәрәҗәсенә җитә”, дип әйтә Марат Шәрипов.

Дәрдмәндне искә алу кичәсе Тукай музеенда да узачак. 25 ноябрь 15.00 сәгатьтә анда “Вакыт бизмәне” дип аталган кичә үтәчәк. Анда күренекле галимнәр Миркасыйм Госманов, Искәндәр Гыйләҗев, Раиф Мәрдәнов, шагыйрь Ренат Харис, язучы Лерон Хәмидуллин катнашачак.
XS
SM
MD
LG