Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар Дарвин теориясенә ышана аламы?


Чарльз Дарвинның "Төрләрнең килеп чыгышы" ("The Origin of Species") исемле әсәре дөнья күргәнгә 24 ноябрьдә 150 ел тулды. 150 елдан соң да бу әсәр күпләргә тынгы бирми. Дарвин теориясенә каршы хәрәкәт соңгы вакытта мөселман илләрендә көчәя.

Сема Эргезен Истанбулның Мәрмәрә университетында биология фәнен укыта. Студентларга Дарвин теориясен аңлата. Күптән түгел бер төркем студент профессор ханымны динсезлектә гаепләп чыккан. Дөньяда бар нәрсә, шул исәптән адәми зат та, Аллаһы тәгалә тарафыннан яратылган, дигән гыйбәрәгә каршы булуы өчен.

“Алар мине үземне мөслимә дип атаган өчен ялганлауда гаепли, – ди Сема ханым, – алар фикеренчә, мөселман эволюция теориясен кабул итә алмый.” Иң борчыганы шул, ди галимә, алар үз фикерен алга сөргәндә, христианнарның яратылыш теориясе аргументларын куллана. Бу теория, мөселман җәмгыяте өчен яраклаштырылган шәкелдә, мин белем алып кайткан илдән, Кушма Штатлардан килә.

Эволюция теориясе атасы Чарльз Дарвин (1809-1882)

Американың үзендә соңгы вакытта яратылыш теориясеннән күпмедер чигенү күзәтелә. Мөселман илләрендә, киресенчә, Дарвинның эволюция теориясенә каршы хәрәкәт көчәя. Шул исәптән, галимнәр арасында да.

Нидал Госсум – Гарәп Әмирлекләрендә Шәрҗа американ университетында физика һәм астрономия профессоры. Студент һәм мөгаллимнәрне еш кына икенең берсен сайларга мәҗбүр итәләр, йә яратылыш, йә эволюция теориясен. Кешенең берүк вакытта Ходайга да, Дарвинга да ышана алуын алар күз алдына да китерә алмый, ди ул.

​Бу фикерләрен Нидал әфәнде Искәндәриядә Дарвинның тууына 200, аның теориясенә 150 ел тулуга багышланган конференциядә әйтте.

Эволюция теориясе исламга каршы килми

Нидал әфәнде үзе сөнни мөселман, эволюция теориясе исламга каршы килми, дип саный. Исламның алтын чорларыннан алып бүгенге көннәрендә кадәр күп кенә голәмә эволюция карашларын кабул иткән, ди ул.

"Төрләрнең килеп чыгышы" әсәре

Хәзерге вакытта Дарвин теориясеннән чигенү күзәтелә, ди галим. Аның университетында үткәрелгән соңгы фикер белешүдә 100 профессор һәм 100 студент катнашкан. Мөселман профессор һәм студентларның 62% “Дарвин теориясе исбатланмаган” дип җавап биргән. Ә менә мөселман булмаган профессорлар арасында бу сан 10% кына икән.

Шул ук хәл башка мөселман илләрендә дә күзәтелә. Фикер белешүләргә күрә, Тунис, Мисыр, Пакстан, Төркия, Малайзиядә “Дарвин теориясе дөрес” дип нибары 15% кеше җавап биргән. Төркия дөньяви ил саналса да, күрше мөселман илләреннән калышмый. Гәрчә, заманча Төркиягә нигез салучы Мостафа Кемаль Ататөрк фән вә мәгариф тарафдары, кайбер мәгълүматларга караганда, эволюция теориясен таныган җитәкче булган.

Шунысы игътибарга лаек: Гарәп Әмирлекләре галиме Төркия галимәсе фикерен кабатлый: мөселманнар арасында эволюциягә каршы фикерләрне яратылыш теориясе тарафлы христианнар тарата.

Бу бик җитди мәсьәлә, ди астрономия профессоры, мин үземнең студентларга планеталарның йолдызларга бер катышы да юк, дип сөйләүгә тиң. Димәк, планеталарның гравитация көче йә нурланыш белән дә бәйләнеше юк, алар барысы да бер көнне Аллаһы тәгалә тарафыннан яратылган. XXI гасырда галәм төзелешен болай аңлату көлке булыр иде, ди мөселман галиме.

XS
SM
MD
LG