Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алды көрәше: матур сүзләр, вәгъдәләр...


17 гыйнварда Украина халкы әфлисун инкыйлабыннан соң үзенең беренче президентын сайларга барачак. Әлеге вазыйфага барлыгы 18 нәмзәт дәгъва итә. Шул ук вакытта күп кенә украиннар сайлаулар тыныч узар дип саный. Аларның игътибарын бердән-бер җәлеп иткән әйбер ул реклам такталарындагы язулар.

Президентлыкка нәмзәтләр берсеннән-берсе арттырып шигарьләре язылган реклам такталары урнаштыра. Алар беренче чиратта аның зурлыгына игътибар бирә. Зуррак булган саен сайлануга өмет күбрәк дигән мәгънә салалар, күрәсең. Совет заманында бөтенләй диярлек булмаган реклам такталары хәзер адым саен.

Мисал өчен Украинаның төп “Борисполь” һава аланыннан Киевка барганда әлеге реклам такталары бер-бер артлы төзелеп киткән. Һәм күз беренче чиратта шуларга төшә.

Сәясәт белгече Вадим Карасев сүзләренчә, халык ниндидер нәмзәткә өстенлек бирер алдыннан, аның сайлау алды программаларына, ялкынлы чыгышларына түгел, ә нәкъ шул шигарьләренә игътибар итәчәк.

Тимошенко эшли...

Украинаның хәзерге премьер-министры, президент кәнәфиенә дәгъва кылучыларның берсе Юлия Тимошенко инде рәсми сайлау алды кампаниясе башланыр алдыннан ук, үзенең шигарьләрен тәкъдим итә башлады.

Киевта “Алар чикли – ул эшли” дигән мәгънәдәге язулар барлыкка килде. Анда Тимошенко исеме булмаса да, нәкъ хатын-кыз булуга ишәрәли торган мәгънәләр бар иде.

Хәзер исә аның реклам такталары бөтен ил буйлап таралган. Аларда “Ул эшли, ул җиңә, ул Украинаның үзе” диелгән.

Совет заманы онытылмаган

Сәяси анализлар үзәге җитәкчесе Владимир Фесенко әйтүенчә, мондый шигарьләр яхшы ысул, әмма алар һәрбер кеше тарафыннан үзенчә кабул ителергә мөмкин.

Әмма Тимошенконың сөйкемлелеге, аның һәрвакыттагыча таслап үрелгән чәчләре, күрәсең, халыкта әле яхшы фикер генә уята. Чөнки сораштырулар күрсәткәнчә, аның өчен тавыш бирергә теләүчеләр аз түгел. Ул хәзерге президент Виктор Ющенконы да уздыра. Ягъни икенче урында.

Аннан алда “Төбәкләр партиясе” җитәкчесе Виктор Янукович бара. Озын буйлы, мәһабәт Янукович инде элек хөкемгә тартылган булган.

Януковичның реклам такталарының күбесе совет заманы рәвешендәрәк эшләнгән. Мисал өчен аның “Украина - халык өчен” дигән шигарен күпләр “Барысы да халык өчен” дигән шигарь белән чагыштыра.

Реклам такталарын кулланучы тагын бер нәмзәт – парламент спикеры Владимир Литвин сап-сары төс белән “Бары ул гына лаек, бары аңа гына ышанабыз” дигән язулар урнаштырган. Тимошенконың элекке реклам такталарында үзенең исеме язылмаса да кем хакында сүз баруы халыкка билгеле иде. Ә бу очракта халык төрле фаразлар йөртте. Әмма озак көтәргә туры килмәде. Бер төн дигәндә Литвин фотосы реклам такталарына эленде.

Кем-кемне уздыра

Реклам такталары инде әкрен генә телевидениегә урын бирә башлады.

Нәмзәтләрнең күпчелеге инде үз программаларын яисә кыскача эчтәлеген халыкка җиткерде. Көрәш нигездә гамәлдәге президент Виктор Ющенко, премьер-министр Юлия Тимошенко һәм “Төбәкләр партиясе” җитәкчесе Виктор Янукович арасында бара.

Аларның һәркайсы сайлау алды вәгъдәләрен мулдан бирә. Әмма нәмзәтләрнең реклам такталарындагы шигарьләрдә аермалык булса да, аларның сайлау алды программалары бер-берсенә бик охшаш.

Ягъни президент кәнәфиенә утырырга теләүчеләр сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше нигезендә, илне икътисади кризистан чыгарырга, халыкка социаль ярдәм күрсәтүне арттырырга, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсенә реформалар кертергә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итәргә вәгъдә бирә.
XS
SM
MD
LG