Озын куак авылы
1
Чуашстанның Озын куак авылында федераль юл янында урнашкан
2
Бер ел элек авылда Рәшит Сәнҗәпов “Тормыш” дип аталган хуҗалык оештырды
3
Ташландык хәлгә калган хуҗалыкны торгызды. Соңрак авылның инфраструктурасын төзекләндерергә кереште
4
Авылның Сабантуе мәйданчыгын рәткә китертте
5
Мәйданда буа казытты
6
Шунда ук, аерым күл булдырды. Тиздән Сабантуе мәйданына агачлар утыртылачак
8
Авыл халкы көтүлеге өчен махсус күл ясатты
9
Гомер күрмәгән таш юлларны салуда бөтен авыл халкы катнашты
10
Элек балалар авыл кырыеннан әйләнеп йөриләр иде. Мәктәп сукмагына таш юллар түшәлде
11
Авылдагы һәр урам балчык юлдан котылды. Таш юлларның озынлыгы 6 чакрымнан узды
12
Авылның ике урам балаларының мәктәпкә юлы өч чакырымга кыскарды
13
Бу көннәрдә авыл клубы төзекләндерелә башлады
14
Рәшит Сәнҗәпов башлангычына авыл халкы өмә белән ярдәм итеп тора
15
Таш юл күршедәге чуаш авылы урамына да җәелде
16
Урамнарга юл салдыру гына да Рәшит Сәнҗәповка ике миллионга якын рубльгә төште.