Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай япма газлар чыгаруны киметергә җыена


Кытай декабрьдә Копенһагенда климат үзгәрешләренә багышлап үткәреләчәк саммитта тарихта беренче мәртәбә япма тәэсире бирүче зарарлы газлар чыгаруны киметергә йөкләмә алыр дип көтелә.

Кытай киңкүләм мәгълумат чаралары күмер газы чыгаруны 2020 елга 40-45 процентка киметү турында сүз баруын белдерә.

Япма газлары чыгару күләме белән Кытайдан соң икенче урында торган Кушма Штатлар да күптән түгел аларны чыгаруны 2020 елга 17 процентка киметәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG