Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрь һәм золым


Сәяси репрессияләр тозагына эләгеп, 4 ел төрмә газабын кичкәннән соң, 4 ел сугыш утларын үткән Фатих Кәрим иҗатының кайту юллары озын булып чыккан.

Римзил Вәли. Фатих Кәрим язмышына багышланган тапшырулар май, июнь айларында эфирга чыккан иде. Кем соң ул Фатих Кәрим? Совет дәүләтен саклау өчен җанын фида кылган, гомерен корбан иткән патриотмы, әллә совет системасының корбаны, үз халкының моңын һәм рухи халәтен чагылдырган ихлас самими шагыйрьме?

Бик күпләр әле дә Фатих Кәримнең фронтка китеп арысландай сугышуын, хәрби тормышын, дошман белән якалашуы турындагы шигырьләрен, поэмаларын гына беләләр. 1937 елда гаепсезгә китап нәшриятындагы эшеннән куылып 10 елга хөкем ителүе, 20-30 кеше тутырылган тынчу камерада ятып кыйналуы һәм җәзалануы, Төньяк Боз океаны һәм Печора елгасы ярларына җибәрелеп кеше ышанмаслык газаплар чигүе, шул вакытта язылган тетрәндергеч төрмә лирикасы мәктәптә дә өйрәнелмәде, китапларда да басылмады.

Зәет Мәҗитов әзерләгән “Кыр казы” китабы 2004 елда басылып чыкканнан соң бу иҗат бераз игътибардан читләште. Аның каравы Фатих Кәримнең 100 еллык юбилее уңаеннан мәктәпләрдә, көллиятләрдә, шәһәрләрдә, авылларда шагыйрьнең үзен һәм иҗатын искә алу өстән күрсәтмә буенча түгел, ә халык теләге белән үткәрелде.

Шушы елның йомгаклары турында “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова; Фатих Кәрим иҗатын, тормыш юлын күптәннән өйрәнүче Ренат Харис; музей белгечләре Индүсә Минһаҗева, Флера Дәминова; “Ватаным Татарстан” газетының мәдәният бүлеге мөдире Алсу Хәсәнова; тележурналист һәм театр белгече Инсаф Абдулла; Ает авылында оештырылган Фатих Кәрим музееның мөдире Рәйсә Хафизова катнашты.

Алсу Хәсәнова
Алсу Хәсәнова. Милли музей хезмәткәрләре Фатих Кәримнең документлары Муса Җәлилнекеннән дә көчлерәк диләр. Без Муса Җәлилне елына ике-өч тапкыр искә алабыз. Әгәр Фатих Кәримнең шундый тирән эчтәлекле шигырьләре бар икән, без аны ел саен искә алырга тиеш. Моңа нәрсә комачаулый соң?

Ренат Харис.
Бу гаҗәеп кызык сорау. Минемчә, бу безнең халкыбызның бер сыйфатына бәйле. 1957 елда Кави Нәҗми, Чанышев, Сибгат Хаким, Кәдрия Ишукова, Хәсән Ризванов җыелып бер хат проекты язалар.

Анда Фатих Кәримнең бөтен батырлыгы турында әйтелә. Бу хат Үзәк комитетның Русия буенча бюро секретаре Беляевка партия органы исеменнән адресланырга тиеш була. “Без Фатих Кәримгә Советлар Союзы Герое исеме бирү турында үтенәбез” диелә. Ә тегендә бер зур кеше: “Әйе, бу кызыклы кеше, әмма татарларга бер герой-шагыйрь җиткән”, дип әйтә.

Сез биргән сорауның җавабы әнә шуннан башлана. Ә аннан соң вульгар-социологизм заманы китә. Фатих Кәримнең биографиясен беркем дә онытмый. Мулла малае, дүрт ел төрмәләрдә яткан. Ни өчен яткан? Кем керткән аны? Аның турында уйламыйлар.

Ринат Харис һәм Ләйлә Кәримова

Вульгар-социологизм заманасы үтеп Хрущев җепшеклеге башлангач, Фатих Кәрим һәм башка язучылар турында сүз куера башлый. Аннары “перестройка” башлана һәм бөтенесе онытыла. Шулай итеп, без бүген Фатих Кәримнең үзе турында бер генә әдәби әсәр дә язмаган. Мин аңа багышланган шигырьләрне исәпкә алмыйм. Илдар Юзеевның поэмасыннан башка бер генә әсәр дә юк. Чөнки аның заманасы шундый иде.

Мин 1969 елда иң беренче булып “Синең йөрәгең тибә” дигән цикл яздым. Ул күп басылды, тәрҗемә ителде. Аның турыда матур сүзләр сөйләделәр. Ләйлә Кәримова аны яттан сөйләп йөри.

Аннан соң Кадрия апа турында поэма яздым. Фатих Кәрим турында зур, бик киеренке һәм принципиаль пьеса яздым. Репрессия елларының үзәген ача торган пьеса килеп чыкты.

Римзил Вәли. Мин үзем Фатих Кәрим 4-5 тапкыр репрессияләнгән дип саныйм. Беренчесе 1927 елда җир төзү техникумында була. Ул вакытта акыллы башлар бу мулла малае һәм ул аны яшерә дип язганнар. Белүемчә, Фатих Кәрим үзе комсомол җыелышында минем хәлем шундый, дигән һәм җыелыш аны комсомолдан чыгарган.

Римзил Вәли
Бары тик Татарстан комсомолының шәһәр комитеты гына бу карарны расламаган. Чөнки сукырайган мулла Әхмәтвәли Фатих Кәримгә 9 яшь булганда вафат булган. Ә Фатих Кәрим – дошман һәм үзебезнең арабыздан шуны күреп алып, моны чәнчүче табылган.

Икенче репрессиягә килгәндә, Фатих Кәрим шигырьләре өчен түгел, ә иҗатының гөрләп барганы өчен, принципиаль булганы өчен, китаплар чыгарганы өчен кемдер көнләшеп шикаять яза һәм башка “гөнаһ”ларын да тапканнар. Башта мәкалә язарга мөмкинлек бирмиләр, аннан эшеннән дә чыгаралар. Аны “фаш иткән” мәкалә март аенда языла, декабрь аенда аны кулга алу имзалана. Ун ел төрмәдә утыру хөкем карары чыгарыла, дүрт елдан соң ул тулысынча аклана.


Индүсә Минһаҗева. Мин “Маобит дәфтәрләре”н күрсәтүдә оештыруда катнашкан кеше. Татар әдәбияты тарихына багышланган экспозицияне хәтерлисездер. Без аны җитмешенче елларда ачкан идек. Ватан сугышы чорына багышланган поэзия залында бер якта Муса Җәлил булса, икенче якта Фатих Кәрим иде. Фатих Кәримнең көрәштәшләре җибәргән шинель белән кирза итекләре егерме ел экспозициядә торды. Бу иң эмоциональ урын дип әйтергә була. “Моабит дәфтәрләре”н карарга килгән кешеләр шушы шинель белән итекләрне дә карап йөри иде.

Ләйлә Кәримова һәм Римзил Вәли

Популярлаштыру ягына килгәндә, әгәр дә “Моабит дәфтәрләре” Казанда күрсәтелсә, ә Ләйлә Кәримова, Ренат Харис еш кына Фатих Кәримнең каберенә, Калининград өлкәсенә йөриләр. Анда да бик көчле чаралар уза, мин аны үз күзем белән күреп кайттым. Анда Фатих Кәрим исеме бирелгән урам ачылды. Андагы халык Фатих Кәрим исеменә табына.

Римзил Вәли. Тележурналист, театр белгече Инсаф Абдулла Казан театр училищесында Фатих Кәримгә багышланган кичә оештырды, Зур концертлар залында үткән тантаналы мәҗлесне дә ул алып барды.

Инсаф Абдулла.
Күрүебезчә, бүген җәмәгатьчелеккә, шагыйрьләребезгә, язучыларыбызга эш җитәрлек. Фатих Кәрим генә түгелдер, бәлки. Без шагыйрьләребезне ярый әле 5 ел саен 100 еллыктан соң искә төшерәбез. Дәвамлы эш алып барылмый. Үзебезне генә гаепләргә кирәк дип уйлыйм. Мин бер әйберне курыкмыйча әйтә алам: иле барның гына теле бар.

Инсаф Абдулла
Римзил Вәли. Инсаф әфәнде, иле барның - теле бар, ди. Чыннан да, бу шигарь еш кына газет башында була. Бу каламбурның төбен уйлап карагыз. Мин аңламыйм. Тулы бәйсез дәүләт юк. Көрдләрнең дә юк, чегәннәрнең дә юк. Ярый, безнеке бәйле ди. Ярый, 450 ел элек җиңгәннәр, ди.

Ничек инде җиңгәннәр, ә без бар? Телевидение, әдәбият, нәшрият, фәннәр академиясе бар. Президент, хөкүмәт бар. Дәүләт үзенең вазыйфасын үтиме, үтәмиме дигәндә, еш кына халыкның үзе һәм әдәбияты, мохиты искә төшә. Ә бит безнең дәүләт, ватаныбыз – Тукайлар, Фатих Кәримнәр. Безнең йөрәкләрдә шушы сакланса, теләсә нинди шартларда да нәрсәдер эшләнә.


Ренат Харис. Телне саклар өчен иң көчле механизм ул – ил булу. Ил булмаган килеш телне саклау батырлык таләп итә. Андый мисалларны без күп китерә алабыз: иле юк, ә теле саклана.

Дәрдмәнд :
Ни газизрәк — бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкатдәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!

Бу проблемаларның проблемасы. Безнең алда нәрсәләр бардыр, анысын әйтү кыен. Әмма без телебезне иң экстрималь шартларда да сакларга өйрәнергә тиешбез. Аның өчен безгә Фатих Кәрим дә, Муса Җәлил дә, Дәрдмәнд дә, Тукай да, Кол Гали да, Илдар Юзеевлар да һәм башкалар кирәк.

Рәйсә Хафизова һәм Флера Дәминова

Рәйсә Хафизова. Безнең авылда Фатих Кәрим юбилей елында гына түгел, һәр елны истә. Кечкенә авыл музее булса да, аның туган көненнән ел башланып китә һәм дәвамында Фатих Кәримсез бер чара да үткәне юк. Мәдәни чараларда без Фатих Кәрим әсәрләрен кулланырга тырышабыз.

Безнең мәктәптә Кәрим укулары үтә. Анда бөтен район мәктәпләре дә катнаша. Татар телен укымаган балалар рус телендәге шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Музейны Ает урта мәктәбендә утыз елдан артык тел һәм әдәбият укыткан Хәтирә Гыйззәтуллина оештырган. Башта Фатих Кәрим турында бик күп материалларны мәктәп музеенда туплый. Аннары гына, 1971 елда, Фатих Кәрим музее ачылды.

Ачылган чордан башлап, Саимә Хәйруллина егерме ел буе музейда эшләгән. Алардан калган әманәтне мин кабул итеп алганмын икән, аны киләчәк буынга җиткерү минем максат. Мин мәктәп белән, авыл халкы белән эшләргә тырышам.

Индүсә Минһаҗева
Флера Дәминова. Мин бәләкәй чактан ук Фатих Кәримнең шигырьләрен тыңлап, өйрәнеп үскән бала. “Кыңгыраулы яшел гармун” истә калды. Әсәр авторының язмышы шундый аянычлы икәнен уйламадым да. Ләйлә апа белән аралашырга, бергә эшләргә дә туры килде. Фатих Кәримнең сугыштан кайткан дәфтәрләренең күргәзмәсен эшләдек. Шул вакытта төрле-төрле сораулар ачылды, КГБ архивына кереп, күп кенә документларны аннан алдык.

Мине борчый торган фикерләрне әйтәсе килә. Фатих Кәримнең туган көнендә, үлгән көнендә барып чәчкә куяр урыныбыз да юк. Бәлки җитәкчеләр алдында бу мәсьәләне күтәрергә кирәктер.

Римзил Вәли. Бу сөйләшү вакытында Фатих Кәримне һәм халык күңеленә якын башка затларны истә тоту, аларның иҗатын өйрәнү өчен җәмәгатьчелекнең берләшү кирәклеге ачыкланды. Фатих Кәримнең туган һәм һәлак булган көннәрендә чәчәк куяр өчен урын булдыру, аның исеме белән аталган урамны тиешенчә бизәү, шагыйрьнең әсәрләрен киңрәк тарату белән шөгыльләнүче җәмгыять булдыру фикере менә шунда яңгырады.

Бу бәхәсле сөйләшүләрнең ахыры тагын иҗтимагый оешма төзелү белән тәмамланды. Бу җәмгыять Ләйлә Каримованың озак еллар буе башкарган эшен дәвам итеп, аның җитәкчелегендә эшләячәк. Рәсми кәгазъләр, банк хисаплары тутырып түгел, ә кешеләрнең күңелендәге рухи сусау, гражданлык ихтыяры нигезендә эшләүче мондый оешмалар иманлыкны һәм демократияне көчәйтергә ярдәм итә.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG