Accessibility links

Кайнар хәбәр

Горизонталь бәйрәм


"Көзге дулкын"ны алып баручылар
"Көзге дулкын"ны алып баручылар

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә “Көзге дулкын” дип аталган татар җыры фестивале үтте. Чараны студентлар үзләре оештырган иде.

Ветеринария академиясе ректорының тәрбия эшләре урынбасары Рөстәм Зарипов бу фестивальнең бөтен күрке студентларның үзләре теләк белдереп оештыруында, ә өстән күрсәтмә булмауда дип белдерә.


Дөрес, моңа кадәр Казанда студентлар сәнгатен барлый торган “Студентлар язы” фестивале үткәрелеп килде. Анда да сирәк кенә булса да татарча җырлар ишетелгәләде. Шулай ук “Студентлар язы” кысаларында “Ягымлы яз” дип аталган татарча җыр, бию, шигырь бәйгесе дә уза. 2009 елда әлеге чара 17нче тапкыр үтте.

Рөстәм Зарипов
“Студентлар язы” ул республика күләмендәге студентлар иҗатын барлаучы аерым бер чара. Аны өстән оештыралар. Безнең эш бөтенләй башка. Ветеринария академиясендә башка югары уку йортлары белән бәйләнешләр урнаштыра башладык. Ул бәйләнешләр горизонталь рәвештә бара. Безнең студентлар чараларда катнашырга башка югары уку йортлары вәкилләрен чакыра. Бу хәрәкәтне өстән булган күрсәтмә дип түгел, ә астан булган теләк итеп кабул итергә кирәк”, ди Зарипов.

Баянчылар бар, уйнарга теләк - юк

Аграр университет студенты Эльбрус Ибраһимов “Көзге дулкын”га үзенең баянын күтәреп килгән иде. Аны нәкъ баян уйный белгәне өчен чакырганнар. “Көзге дулкында” ветеринария академиясе студенты Элмира Нигъмәтҗанова башкарган “Гөлҗамал”га “тартты” ул. Баян моңнары тарихка гына кереп калыр сыман, дип Эльбрус уфтанып та куя. Аграр университетта аннан кала да баян тартучы татар егетләре бар икән. Әмма...
Элмира Нигъмәтҗанова

“Мин аларга, әйдәгез, урысларның “Баян-микс”ы шикелле берәр ансамбль оештырыйк, дип әйтәм. Кайберләре күптән кулга баян алганым юк дип, кайберәүләр шөгыльләнер өчен укытучы кирәк дип белдерә. Теләге булып мөмкинлек таба алмаучылар да бар, кызганычка каршы”, ди Эльбрус.

Үзе ул туйлар, туган көннәргә чакырганнарына да бик шатлана. Баян уйный белү финанс ягы кытлыгыннан да коткара икән.

Җыр авылны алыштыра

Ветеринария академиясенең биотехнологияләр һәм стандартлаштыру факультеты студенты Ирек Хәмидуллинны сәхнәдән уку йортының “йолдызы” дип игълан иттеләр. Татар халык җыры “Алмагачлар”ны башкарды ул. Концертның икенче өлешен алып та барды. Үзе мәктәпне бетергәч мәдәниятны сайламакчы булган, бу уку йортына әти-әнисе гозерен тыңлап кергән. Шулай да...

“Яшьләр хәзер авыл җиренә тартылмый. Калада калуны хуп күрә. Мин үзем тагын да ераккарак китеп эш урынымны табармын дип уйлыйм. Ярты гомерем җыр белән, ярты гомерем эш белән үтсә, мин бик шат булыр идем”, ди Хәмидуллин.

Элмира Нигъмәтҗанова әйтүенчә, төрле югары уку йортларыннан студентлар ветеринария академиясендәге әлеге җыр фестиваленә үз теләкләре белән килгән. Монда финанс-икътисад институты; төзелеш-архитектура һәм аграр университет студентлары да җырлады. Академиядә укучы кара тәнле чит ил студенты да татарча җыр башкарды.

Осталарны “ветеринарлар” үзләре эзләп тапкан. Менә бер атнага якын инде рәтләп йоклаганыбыз юк, алып бару программасын төзеп, җырларны кырык кат кабатлап мәш беттек, ди Нигъмәтҗанова.

Татар җыры җиңде

Бу фестивальдә катнашканнарның бөтенесенә дә дипломнар һәм ветеринария академиясенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Татар җыры җиңде.
Али Волков

Ветеринария академиясенең укыту эшләре проректоры Али Волков та мондый чараларны үткәрергә теләк кенә кирәк, күңелең киң булса шул җиткән, акча чыгымнары юк диярлек, дип белдерә. Фестивальгә җыелганнарны ул Корбан бәйрәме белән дә котлады. Татар җыры фестиваленең бәйрәм алдыннан үтүен икеләтә шатлык дип тә белдерде.

“Без укуны һәм җырны бүлмибез. Укулары әйбәт булган җирдә яшьләр укырга да, җырларга һәм биергә, ял итәргә дә вакыт табарга тиешләр”, ди Волков.

“Көзге дулкын” фестивален киләсе елга да үткәрергә дип килешкәннәр алар. Бу чараны күңел ачу гына түгел, ә татарлыкны барлау дип белдерүчеләр дә булды.
XS
SM
MD
LG