Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус, Русия һәм Казакъстан уртак таможня тирәлеген булдырмакчы


Минскида Русия, Беларус һәм Казакъстан җитәкчеләре Таможня берлеге кысаларында килешүгә иреште. Бу хакта өч ил җитәкчесе очрашуыннан соң, Минскида Беларус президенты Александр Лукашенко хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, "гади булмаган һәм эчтәлекле" сөйләшүләр нәтиҗәсендә "баланслы һәм конкрет" килешүгә ирешеп булды. Аны үтәү тирән интеграциягә китәрәчәк, диде Лукашенко

Яңа килешү нигезендә, 2010 елда бердәм чик салымы гәмәлгә керергә тиеш. Алга таба бердәм икътисади тирәлек төзү юнәлешендә эш алып барылачак.

Чик салымнарын бер дәрәҗәгә китерү һәм башка чаралар бу өч илдә Тулаем Җитештерү Күләменең 15% арттырырга ярдәм итәчәк, дип әйтә кайбер белгечләр.

Бу килешүгә Кыргызстан президенты Корманбәк Бакиев та кушылырга теләк белдерде.
XS
SM
MD
LG