Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Невский экспресс" казасында үлүчеләр саны 30 җитте


Җомга кичендә булган казада үлүчеләр саны 30 җитте, 60 лап кеше хастаханәләргә салынды , дип хәбәр итте Генераль прокуратура.

Элекрәк 100 ләп юлчының зыян күрүе турында хәбәрләр килгән иде.

Җинаять эше "терроризм" мәддәсе белән ачылган. Русия тимер юллар ширкәте җитәкчесе "Вести" каналдына биргән әңгәмәдә, поезд шартлатудан зыян күргән булган дигән фаразы белән бүлеште.

Русия премьер-министры карары белән Русия хөкүмәтендә махсус комиссия оештырылган.

Мәскәүдән Петербурга бара торган "Невский экспресс" поезды җомга кичен Новгород һәм Тверь өлкәләре чигендә казага очрый.
XS
SM
MD
LG