Accessibility links

“Азатлык” ихтыяҗ тудыра


Әнүрбәк Гобәйдуллн
Әнүрбәк Гобәйдуллн

Чаллыда яшәүче 67 яшьлек Әнүрбик Гобәйдуллин “Азатлык” радиосын озак еллар тыңлый. Радио тапшыруларын тыңлауда ул заманнан артта калырга теләми. Өлкән яшьтә булуына карамастан, “Азатлык”ны интернет аша тыңлый, укый.

Әнүрбик Гобәйдуллин “Азатлык” радиосы тапшыруларын кайчан тыңлый башлаганын төгәл хәтерләми. Совет чорында “Океан”, “ВЭФ” кебек радиоалгычлар аша “Азатлык” хәбәрләрен ишеткән. ГТРК, аннан соң “Яңа гасыр”да әлеге радио тапшыруларын бирүне хуплап каршы ала.

“Яңа гасыр”да тапшырулар бетерелгәч, Әнүрбик Гобәйдуллин кыска дулкынлы заманча радиоалгычлар сатып ала. Аларга гына риза булмыйча, “Азатлык”ны интернет аша тыңлый һәм укый башлый. 67 яшьлек бабайның компьютерны иярли алуына күпләр гаҗәпләнә икән. Гобәйдуллин үзе “бу эшнең катлаулыгы юк”, дип саный.

Бабайның оныгын чакырганнар

“Интернетта аралашуга мине “Азатлык” радиосы этәрде. Элек “чыжлау” астында булса да, тыңлый идем. Компьютердан тыңлау мөмкинлеге хакында белгәч, сораша, белешә башладым. “Ничек өйрәнергә” дип, газетларга яздым. Җавап булмады. Чат саен интернет-кафе. Шунда барып, егет-кызлардан өйрәтүне сорыйм. Акча түләп. “Юк, әнә, үзегез барыгыз да, утырыгыз”, диделәр.

Гобәйдуллин радиоалгычлары

Аннан 600 битле китап алдым. Хәрефләре дә кечкенә иде, аңлап та булмады. Анда кереп, монда йөреп, быел май аенда компьютерны “иярләдем”, дия алам. Үземә кирәк төймәгә басып, кирәкле тапшыруларны тыңлый алам. Моңа ихтыяҗны “Азатлык” радиосы тудырды”, ди Әнүрбәк Гобәйдуллин.

Аның компьютерда эшли алуына яшьләр гаҗәпләнә икән. Интернетны теркәтергә баргач, “Сез эшли алмассыз, оныгыгыз килсен”, дигәннәр. Бу сүзләр Әнүрбик әфәнденең мин-минлегенә нык тигән.

“Аена 200-300 сумлык тариф таптым. Миңа шул җитә. Кибеттәге компьютерлар кыйбат. Мин 3-4 мең сумга, кулланылышта булганны алдым. Анысы да ярый. Кайвакыт компьютер көйсезләнә. Андый вакытта кыска дулкынлы, SW диапазонлы радиоалгычны җибәрәм. Алар миндә өчәү”, ди Гобәйдуллин.

Әнүрбик әфәнде радиоалгыч сатучыларның кайберәүләре SW диапазоны белән ультра кыска дулкынны бутауларына да зарланып алды. “Теләгәндә, кирәклене табып була”, ди ул. Хәзер инде интернетны “иярләгән” Гобәйдуллин татар газет-журналлары хезмәткәрләре белән дә элемтә булдырган.
XS
SM
MD
LG