Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Идел буе федераль университеты турында сүздән эшкә күчәргә чакыра


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Казан дәүләт университеты нигезендә оешачак Идел буе федераль университетының статусы турында бәхәсне туктатып аны төзү эшенә керешергә чакырды.

Шәймиев моны Казан дәүләт университетының 205 еллыгына багышланган гыйльми шура утырышын ачу тантанасында әйтте.

Татарстанның парламент, хөкүмәт вәкилләре, кайбер югары уку йортлары ректорлары катнашкан утырышта каралган төп мәсьәлә Казан дәүләт университетына Идел буе федерал университеты статусын бирү мәсьәләсе булды.

Шәймиев яңа университетның Казан дәүләт университетына Казан дәүләт финанс-икътисад институтын һәм Татар дәүләт һуманитар педагогика университетын кушу нәтиҗәсендә төзеләчәген раслады.
XS
SM
MD
LG