Accessibility links

Русия Европаның иминлек килешүен тәкъдим итте


Европаның иминлек килешүен булдыру фикерен Медведев беренче тапкыр Берлинда яңгыратты
Европаның иминлек килешүен булдыру фикерен Медведев беренче тапкыр Берлинда яңгыратты
29 ноябрь якшәмбе көнне Кремльнең рәсми сәхифәсендә Европаның иминлек килешүе дип аталган документ өлгесе дөнья күрде. Мәскәү фикеренчә, бу килешү киләчәктә НАТО һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы кебек искергән институтларның урынын алырга тиеш булачак.

Әлеге фикерне беренче мәртәбә Русия президенты Дмитрий Медведев бер ел элек яңгыраткан иде. 2008 елның июнь аенда Берлинда ясаган чыгышында ул, бу килешү Салкын сугыш чорыннан мирас булып калган мәсьәләләрне чишү өчен кирәк, диде:

“Европаның бар өлешләре арасында, шул исәптән Русияне дә кертеп, тигезлек һәм бердәмлек булмый торып, Европа проблемалары чишелмиячәк.”

Медведев Кушма Штатларны, Европа Берлеген һәм Русияне Европа цивилизациясенең “өч ботагы” дип атады. Ләкин Көнбатыш әлегә кадәр аның тәкъдимнәрен игътибарга алмады.

Белгечләр фикеренчә, Кремльнең бу тәкъдимнәре тормышка аша торган түгел. Аның бар максаты халыкара сәхнәдә НАТО һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының дәрәҗәсен киметеп, Мәскәүнекен, киресенчә, арттыру.

Узган ел Берлинда ясаган шул чыгышында Медведев, Салкын сугыш чоры беткәннән соң НАТО үзенә яңа мәгънә таба алмады, диде:

“Бүген бу мәгънәне, альянсның миссиясен глобальләштерү нигезендә табарга тырышалар, шул исәптән, БМО вәкаләтләренә зыян китерү хисабына, яисә оешмага яңа әгъзалар алып. Ләкин, бу алда торган мәсьәләне барыбер чишми.”

"Cовет стилендә пропаганда"

Кремльнең рәсми сәхифәсендә урнаштырылган белдерүдә әйтелгәнчә, Европаның яңа иминлек килешүе “бүленмәс иминлек” принцибына нигезләнәчәк. Башкача әйткәндә, “бер дәүләт тә, бер халыкара оешма да, үзенең иминлеген башкалар хисабына ныгыта алмый.”

Документ өлгесе 14 матдәдән тора. 9нчы матдәдә дөньяда тынычлык һәм иминлек тәэмин итү өчен төп җаваплылык Берләшкән милләтләр оешмасында диелгән. Русия БМОның иминлек шурасында биш даими әгъзаның берсе.

НАТОның генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен альянс Кремльнең бу тәкъдименә җавабын бирәчәк, диде.

Мәскәү белән Көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләр узган ел Русия көчләре күрше Грузиягә кергәннән соң бозылган иде.

Сәясәт белгече Андрей Пионтковский фикеренчә, Мәскәүнең яңа тәкъдиме бу мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлмәгән, ул “буш декларация” булып тора:

“Бу совет чорындагы тынычлык башлангычлары стилендә пропагандага ошаган. Мәскәү бу документның измаланачагына үзе дә өметләнми.”

Пионтковский сүзләренчә, бу килешүне кем имзаларга тиешлеге дә билгесез. Өлгенең 7нче матдәсендә һәр әгъза ил башка бер әгъза илгә ясалган һөҗүмне үзенә ясалган һөҗүм итеп санарга хокуклы диелгән. Ләкин, НАТОның 5нче матдәсеннән аермалы буларак, ул башка әгъза илләрне бу һөҗүмгә җавап бирергә мәҗбүр итми.

Пионтковский фикеренчә, Көнбатыш илләре Мәскәүнең бу тәкъдименә зур әһәмият бирмәячәк.
XS
SM
MD
LG