Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Дәрдмәндне искә алдылар


Оренбур татар драма театрында Дәрдмәнд тууына 150 ел тулуга багышланган "Гасырларда эз калдырган шагыйрь" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге кичәне театр артистлары белән бергә Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләре оештырды.

Шагыйрьнең “Кораб” шигырь юллары белән кичәне театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев ачты. Кичәне Оренбурның №2 педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Хәсәнова белән китапханәнең әйдәп баручы хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова алып барды.

Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) 35 ел тирәсе гомерен Оренбур төбәгендә үткәрә. Закир Мөхәммәтсадыйк улы (1859 – 1921) 19нчы гасырның ахыры, 20нче йөзнең башында Русиянең иң бай кешеләренең һәм иң күренекле шәхесләренең берсе. Ул үзенең бертуган абыйсы Шакир белән бергәлектә Уралдагы берничә дистә алтын прискасы хуҗасы булып танылган.

Рәмиевләр Русиядә чыккан алтынның сигездән бер өлешен табалар. Бу табышларның бер өлешен шул елларда Оренбур татар дөньясында иң абруйлардан саналган “Вакыт” газеты һәм “Шура” журналының оештыручылары булып, аларны нәшер итүне дә үз өсләренә алганнар.

Дәрдмәнд – “моңсу ”, “ хәсрәт чигүче” дигәнне аңлата икән. Бу аңлатма Закир Рәмиевкә булган кызыксынуны, серлелекне тагын да көчәйтә төшә генә.

Кичәне алып баручылар танылган шәхеснең, тормыш һәм иҗат юлын сурәтләү барышында театр артистлары шагыйрьнең шигырьләрен бер-бер артлы яттан сөйли тордылар.

Казан ханлыгы чоры морзаларына бәйле шәҗәрәсе булуга карамастан, ул 1859 елны гади бер татар авылында, Оренбур губерниясе Стәрлетамак өязе Җиргән авылында туган. Булачак шагыйрьгә 3 яшь булганда, әтисе Орски якларына күчеп китә Юлык авылында Закирнең яшьлек еллары уза. Вакыт үтү белән, Дашковлар нәселеннән булган, Орски сәүдәгәре Мостафа Борнаевның Мәһүбә исемле укымышлы кызына өйләнә. Мәһүбә прискаларда мәдрәсәләрдә ачу белән шөгыльләнә. Каргалы авылында мөгалимәләр мәктәбенә дә җитәкчелек иткәне мәгълүм.

Яшьләр Оренбурга күчеп киләләр. Шәһәрнең үзәк урамында алар өчен махсус йорт төзелә. Бу йорт хәзер дә исән - Ленин урамы, 31нче йорт. Шушы йортта Закир хатыны Мәхүбҗамал белән озак еллар (1890 – 1918) тигез һәм гомер кичерәләр, 8 бала үстерәләр. 1986 елда шул йортка мемориал такта кую теләге белән мөгаллимә-галимә Мәдинә Фәтхи кызы Рәхимкулова шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итә “ Без миллионерларга такта куймыйбыз”, җавап шундый була. Такта исә бик зур кыенлыклар белән 1989 елда гына куела.

Мәдинә Рәхимкулова Рәмиевләргә багышлап 3 китап чыгара. 1990 елны Мәскәүдә яшәүче Искәндәрнең улы Бәшир Рәмиев Мәдинә Рәхимкуловага абыйсы Ягъфәрнең 60 шигырен җибәрә. “Син буржуй баласы”, дип аларны беркайда да бастырмаганнар. Мәдинә апа аларны хәзерге язуга күчереп, үзенең китабына керткән иде.

Люция һәм Рөстәм Абдуллаевлар

Мин татармын, кол татармын
Кол татарның баласы.
Мин камчы, мин лакеймын
Башкалар хезмәтчесе.
Эшли идем, һич табыш юк
Мин күнгәнмен эшләргә
Мәрхәмәт кыл, бир аягың
Мин күнгәнмен атларга.
Мин татармын, кол татармын
Кол татарның баласы.
Беткәнме көчле татар?
Мин аның күләгәсе.

Дәрдмәнднең соңгы көннәре якынлаша. 1921 елның көзендә, олы кызы тиф авыруыннан үлгәч, аның 4 ятим калган баласының язмышын хәл итәргә дип, Орскидан Оренбурга килә. Зур кайгы, салкын көзге җил Закирны аяктан ега. 1-2 атнадан соң ул вафат була. Аны Орскидан ерак булмаган Ильяс дигән авыл зиратында җирлиләр. Кабер өстендәге истәлекле таш Икенче дөнья сугышыннан соңгы елларда да урынында була әле. Әмма зират урынына хәрби завод төзиләр, кабер ташы берничә ел аяк астында аунап йөри дә, юкка чыга.

Дәрдмәнднең иҗат мирасы күләме ягыннан әллә ни зур түгел – шигырьләре мең юлдан аз гына артык. Шуңа күрә аның архивының бер өлеше, гражданнар сугышы елларында урланып, чит илгә чыгарылган дигән хәбәрләр өмет уята.

Моннан берничә еллар элек Дәрдмәндгә багышлап Оренбурның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә үткәрелгән чарада катнашырга аның Уфа каласында яшәүче туганнары да килгән иде. Кунакларның рәхмәт хатыннан бер өзек:

“Миңа бик кадерле Закир бабамның туган көнен югары дәрәҗәдә хөрмәтләп уздырганыгыз өчен сезнең алда башымны иям, саф йөрәк түреннән сезгә меңнәрчә рәхмәтлемен. Бабаемның халкыбыз өчен мәңге сүнмәс мирасы, минем өчен зур байлык, бәхет. Без, Рәмиевләр, бабабыз Дәрдмәндтән дәрт, илһам, көч һәм үрнәк алып, тәртипле һәм бәхетле гомер кичерәбез. Аның фатыйхасыдыр.
Ихтирам белән Закир Рәмиев- Дәрдмәнд оныгы Равил Искәндәр улы Рәмиев”, диелгән анда.

Бу кичәдә Русиянең атказанган артисты Люция Абдуллаева исә шул чорларда аваздаш “Әллүки” , “Тәфтиләү” , “Олы юлның тузаны” җырларын, Татарстанның атказанган артисты Айрат Хәбибуллин шулай ук халкыбызның “Керим әле урманнарга” җырын башкарды.

Оренбурда Дәрдмәнд яшәгән йорт
XS
SM
MD
LG