Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшь татар режиссурасы фестивале башланды


2 декабрьдән Камал театры бинасында беренче “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивале башланды. 6 декабрьгә кадәр төрле театрларның яшь режиссерлары үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәк.

Тәүге тапкыр үтүче режиссура фестивален Әлмәт татар дәүләт драма театры яшь драматург Илгиз Зәйниевның “Балакаем” пьессасы белән башлап җибәрә. Режиссер – Нәфисә Исмәгыйлева.
"Балакаем" спектакленнән өзек


Гомумән әлеге фестивальдә Казан, Чаллы, Әлмәт, Минзәлә һәм Башкортстанның Туймазы театрларында 2008-2009 елларда яшь режиссерлар тарафыннан куелган спектакльләрне күрергә мөмкин булачак.

Яшь татар режиссурасы фестивале уздыру идеясе белән академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыга. Шуннан Татарстанның мәдәният министрлыгы күтәреп ала. Фестивальдә катнашучы режиссерлар арасында Фәрит әфәнденең үз укучылары да була ди.

"Яңа дулкын" егет-кызлары

Яшьләрнең иҗатка, сәнгатькә тартылуының тагын бер дәлиле булып “Яңа дулкын” заманча шигърият кичәсен әйтергә була, 6 декабрьдә "Һөнәр" фестивале кысаларында яңа буын яшь шагыйрьләре кабаттан Камал сәхнәсендә чыгыш ясыячак.

XS
SM
MD
LG