Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рус дөньясы” - ул руслар гына түгел әле


Русия төбәкләре акчасызлыктан чит илләрдәге милләттәшләре, ватандашлары белән эшли алмый, дип белдерә Рөстәм Гайнетдинов. Мәскәүдә III Бөтендөнья ватандашлар конгрессы бара. 2 декабрьдә делегатлар секцияләрдә эшләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ерак һәм якын чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов әйтүенчә, Русия төбәкләренең берничәсе генә читтә яшәүче ватандашлары белән тыгыз элемтәләр урнаштырган.

“Күп төбәкләр әлегә ватандашлар проблемасына кырын карый. Алар белән эшләми. Кайберләренең мөмкинлекләре дә юк. Бу чарада күрше Чуашстаннан Бөтендөнья чуаш конгрессы да катнаша. Ләкин алар чараларны үзләренең республикаларында гына үткәрә. Әлегә чит илләргә чыкмыйлар. Төп сәбәбе – финанс, матди яклар”, ди Рөстәм Гайнетдинов.

III Бөтендөнья ватандашлар конгрессының икенче көнендә үткән төрле секцияләрдә эшләү вакытында Русия хөкүмәтенең тәкъдиме дә каралган. Анда төбәкләр чит илләрдәге ватандашлары белән тыгызрак бәйләнешләр урнаштырырга тиеш диелгән.

Гайнетдинов сүзләренчә, үзләренең кан-кардәшләре белән иң тыгыз элемтәләр урнаштырганнар арасында Мәскәү һәм Татарстан игътибарга лаек. Татарстанда да озакламый Мәскәү үрнәгендә ватандашларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән махсус канун кабул ителәчәк.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, әлеге конгресста катнашкан Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев: “Бу үрнәккә Русиянең башка төбәкләре дә иярер дип уйлыйм”, дип белдергән. Шәймиев үзенең чыгышы вакытында Татарстан конституциясендә ватандашларга төрле яклап ярдәм итү турында аерым маддә барлыгы турында да әйтеп киткән.

Башкаларга тәтерме?


Әлеге конгресста чыгыш ясап Русия президенты Медведев ватандашлар белән эшләү өчен акчаның артачагын әйтте. Ул: “Рус телен саклау, үстерү һәм популярлаштыру әһәмиятле максат булып тора”, дип белдерде. Бу проблема белән шөгыльләнә торган “Руский мир” фондына финанс ярдәменең күбәячәген дә ассызыклады.

“Бу фондның бюджеты бик зур. Ул – 500 миллион. Аның максаты – чит илләрдә мәктәпләр ачу һәм рус телен үстерү. Хәзер без шушы “Руский мир” дигән фонд белән берлектә. Безгә рус теле белән берлектә чит ил һәм чит төбәкләрдә татар телен җиткерергә дә мөмкинлекләр ачыла”, ди Гайнетдинов.

“Русиялеләр дөньясы” шәбрәк


Дөрес, “Рус дөньясы” (“Руский мир”) дигән атама күпләрнең күңеленә хуш килеп бетми. Моңа кадәр булган конгресслар вакытында “Рус дөньясы” дип әйткәндә бары тик руслар турында гына уйлыйлар иде, ди Гайнетдинов. Хәзер исә бу сүзгә карашлар киңәя төшкән.

“Российский мир” дип аталса дөресрәк булыр иде. Хәзер бөтен ватандашлар белән эшләүче җитәкчеләрнең фикере бер. Рус дөньясы ул руслар гына түгел. Ул татарлар, чуашлар, башкортлар һәм Русиядә яшәгән халыкларның диаспораларын да үз эченә кертә”, ди Гайнетдинов.

Киләсе очрашу кайда булыр?


Чит илләрдә яшәүче татарлар үзләренең саннары белән урыслардан кала икенче урында тора. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 40 илдә эшләүче җәмгыятьләр белән элемтәләр урнаштырган.

Татарстан президенты үзенең чыгышы вакытында читтәге милләттәшләр белән бергә булуда “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының ролен дә билгеләп үтте. Шулай да, Шәймиев фикеренчә, ватандашларны берләштерү өчен мәгълүмати технологияләр, аерым алганда, интернет әлегә тулы күләмдә файдаланылмый.

Чираттагы конгрессны да, татарларга күбрәк игътибар булсын дип, мөгаен, Татарстан президенты Казанда үткәрергә кирәк дип тәкъдим ясады.
XS
SM
MD
LG