Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы комиссары Цхинвалидан 2 гөрҗи укучысын алып кайтты


Европа Шурасының кеше хокуклары комиссионеры Томас Һаммарберг Цхинвали төрмәсеннән алдагы 10 көндә тагын 2 гөрҗи үсмерен азат итү турында вәгъдәгә ирешүен белдерде.

Элегрәк Көньяк Осетия хакимиятләре балигъ булмаган башка 2 Грузия ватандашын иреккә чыгарырга вәгъдә иткән иде.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә Цхинвалидан азат ителгән 2 мәктәп укучысы белән кайткан Һаммарберг анда үз эшен төгәлләгән дип санавын белдерде.
XS
SM
MD
LG