Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәрмәнчек – дөнья яңара башлаган вакыт


Филармониянең концертлар залында керәшеннәрнең Дәүләт фольклор ансамбле “Бәрмәнчек” беренче концертын күрсәтте. Бу хәлне Татарстан, я булмаса Русия өчен генә түгел, ә дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйга дип бәяләделәр.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов та “Бәрмәнчек” ансамбле чыгышын карагач, булдыралар бит, малай, дип белдерде. 70 еллык тарихы булган сәнгатькәрләр татар биюе белән керәшен фольклор ансамбленең тәүге концертын котларга килгән иде.


“Бәрмәнчек” әлегә төпчек

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева “Бәрмәнчек”не дәүләт карамагында булган сәнгать төркемнәре арасында “төпчегебез” дип игълан итте.

“Бүгенгә төпчек. Әле алга таба мин үзем яңа, төрле коллективлар булдыру һәм барлауны теләр идем. Бу эш республикада дәвам итәчәгенә ышанам”, ди Зилә Вәлиева.

“Бәрмәнчек”не “тууы” белән тәбрикләгән вакытта Зилә Вәлиева Татарстан президенты сүзләрен дә искә төшерде. Шәймиев II татар конгрессында ясаган чыгышы вакытында “телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләре сакланып калуында без күп яктан керәшеннәргә бурычлы” дигән булган.


Олы көнгә тиң бәйрәм


Тукай бүләге иясе, күренекле шагыйрь Григорий Радионов (Гәрәй Рәхим) “Бәрмәнчек”нең тәүге чыгышын бөтен керәшеннәр өчен Олы көнгә тиң зур бәйрәм дип атады. Җырчы Галина Казанцева да, бу көнне без 18 ел буе көттек, диде. Керәшеннәрнең үз ансамбльләрен булдыру турында сүз башлаганга әнә шул кадәр вакыт үткән.

Геннадий Максимов һәм Агрофина Васильева
Керәшен хәрәкәте вәкиле Агрофина Васильева “Бәрмәнчек” оешуны керәшеннәргә дә сүз иреге килде дип бәяли.

“Күп еллар буе без кысылып яшәдек. Бабалардан калган матур җырларыбызны, мирас байлыгыбызны дөньяга чыгарырга мөмкинлек булмады. Рәхмәт яусын инде ул җырчыларга, керәшен авылларыннан отып кайткан җырларны татар халык җырлары дип сәхнәләрдән ишеттерделәр. Ә инде өйдә тыңлап утырганнар, әлбәттә, безнең җыр икәнне белә иде.

Менә, Аллага шөкер, хәзер сүз иреге, демократия заманнары килде. Сүз иреге сүзне әйткәннән соң да саклансын иде, име. Менә хәзер без борынгы бабаларыбыздан калган мирасны сәхнәләрдән халыкка тәкъдим итә алабыз. Инде онытылып беткәннәре дә бар. Керәшеннәрнең җырулары да, биюләре дә, җомак (табышмак) әйтүләре дә үзенчәлекле. Төрле якларда язып алынган җырларны без театральләштерелгән тамаша итеп тәкъдим итәбез.

Ул менә ягы-ягы белән үзенчәлекле. Әлмәт ягында җыруны өзеп-өзеп җырласалар, мамадышлар “әү-әү”ләрне кушып җырлыйлар. Ә менә Түбән Кама якларында бер үк авазны кайта-кайта кабатлап җырлыйлар. Һәрбер төбәкнең үзенчәлеге бар”, ди Васильева.

Һәр авыл үзенчә чигә

Менә боларны кәвәлләр чиккән

Үзенчәлек, Васильева әйтүенчә, җыруларда гына түгел, ә чигүләрдә дә. Әнә Питрәч районының Кәвәл авылында тәрәзә пәрдәләренә, ашъяулык һәм кулъяулыкларга гөләп чәчәкләре чигәргә яраталар икән. Әбиләре исә тутый кошлар һәм песнәкләр чиккән. Хәзер кибет-базарлар кытай һәм төрек челтәрләре белән тулып торса да, Кәвәл чигешләренә әле дә сорау зур.

“Башка авыл кызлары үзләре чикмәсә дә, әниләре алар кияүгә чыкканда безгә кушып чиктерәләр. Без аларга сөлгеләрне, кулъяулыкларны сатабыз”, ди Кәвәл авылыннан килгән Зоя Батюшкова.

Мамадыш районы газетында эшләүче, “Урагай” керәшен фольклор ансамблендә биюче Николай Михайлов, хәзер райондагы зуррак керәшен авылының һәрберсенең үз ансамбле бар, дип әйтә. Шулай да, яшьләрнең керәшен биюләрен оныта баруын да яшерми ул. Киләчәктә керәшен биюләре, җырлары сәхнәгә генә түгел, ә көндәлек тормышка да кайтсын иде дигән теләктә.

"Урагай"лар

Керәшеннәр чукындыруга кадәр үк булган

“Бәрмәнчек” керәшеннәрнең Дәүләт фольклор ансамбле мөдире Геннадий Максимов, керәшен мәдәнияте Явыз Иван заманаларыннан гына башланып киткән дигән карашны онытырга кирәк инде, безнең гореф-гадәтләр күпкә тирәндәрәк мәҗүсилек чорларына ук барып тоташа, ди. Татар туганнар белән без беркайчан да аерым булмадык, бергә һәм дус, дип тә өсти ул.

“Безнең ансамбль алга таба халык җәүһәрләрен халыкка чыгарып, халыкның көзгесе була алыр”, дип ышанам мин”, ди Максимов. Эшләр җай гына барса, “Бәрмәнчек” киләчәктә республиканың “валютный” ансамбленә әйләнәчәк, ди ул.

“Әле безнең сәхнә киемнәребез дә юк иде, безне чит илләргә чакыра башладылар”, ди Максимов.


Песиле тал – дөнья яңара башлаган вакыт

Тал песиләре чыккан вакытны керәшеннәр Бәрмәнчек атнасы дип атый икән. “Пасхага бер атна кала бу вакытны безнең якларда мәҗүсилек чорыннан ук бәйрәм итеп килгәннәр. Безнең ата-бабаларыбыз төрле ырым-шырымнарга ышанган. Мәҗүсилек чорында алар талларга да, кояшка да табынган.

Без дә кечкенә вакытларда да яшь ботакларны кисеп алып кайтып сулы шешәгә утырта идек. Әбиләр бәрмәнчек – тал песие өйне албастылардан, төрле афәтләрдән саклый дип сөйли иде”, ди Максимов. Шулай ук бәрмәнчек атнасы вакытында керәшеннәр бер-берсенә бары тик иң җылы теләкләр генә әйткәннәр.

Керәшеннәрнең дәүләт ансамбле “Бәрмәнчек”нең барлыкка килүен, тәкъдим итү концертында катнашканнар, үзгә мәдәниятнең яңара башлавы дип тә бәяләделәр.

XS
SM
MD
LG