Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Банкы: Элекке коммунистик илләрдә фәкыйрьлек арта


Дөнья Банкының яңа хисабында элекке коммунисткик илләренең икътисадый кризистан аеруча зур зыян күргәнлеге әйтелә. Банк вәкиле әйтүенчә, бу бигрәк тә ирекле базар икътисадын үзләштерүдә югары уңышларга ирешкән илләргә карый.

Кайбер элекке коммунистик илләр совет чорыннан соң ярлылыкны бетерүдәге уңышларының зур өлешен югалтты диелә анда.

Дөнья банкының Европа һәм Үзәк Азия бүлегендәге ярлылыкны бетерү һәм икътисадый идарә мәсьәләре өчен җаваплы мөдире Луча Барбон бу бигрәк тә Көнбатышның икътисадый моделен үзләштерүдә зур уңышка ирешкән илләргә карый ди.

“Бу төбәктә икътисадның төшүенең төп сәбәпләреннән берсе – аларның соңгы елларда дөньяга ачылуда һәм интеграцияләнүдә бик зур уңышларга ирешүе. Моның белән алар үзләрен бигрәк тә финанс тармагындагы, шулай ук сәүдә өлкәсендәге куркынычларга да ачты”, - ди Барбон.

Ул 1990 еллар ахырында төбәктә урта сыйныф барлыкка килә башлады, кайбер илләрдә исә бу тәррәкыять шактый тиз барды, һәм 2008 елның көзендә финанс кризисы китереп бәргәндә, шул урта буын шактый гына кредитлар җыеп өлгергән иде ди.

Барбон 15-20 ел элек бу илләрдә һипотека базары булмавын искә ала. Өйле булу өчен аны я үзең төзергә, я акча җыярга тиеш идең.
Тимер пәрдә җимерелгәннән соң исә, бу илләрдә кредитлар системасы тиз арада көчәеп китте һәм алар арасында шактый гына ышанычсыз кредитлар да бар иде.

Русиядәге 1998 елгы кризис белән 2006 ел арасында Үзәк һәм Көнчыгыш Европада, шулай ук Үзәк Азиядә 50 миллионлап кеше фәкыйрьлектән чыкты.

Хәзерге дөньякүләм кризис исә төбәктәге 160 миллион кешегә бик каты китереп бәрде. Шуларның 40 миллионы фәкыйрьлектә яши, 120 миллионы фәкыйрьлек чигендә.

Финанс кризисы бу илләрнең дәүләт бюджетларына да нык тәэсир итте. Барбон әйтүенчә, Дөнья Банкы ул хөкүмәтләргә бурычларга бәйле куркынычларны киметү өчен каты экономия аша бюджетларын тигезләргә киңәш иткән.

Шул ук вакытта Дөнья Банкы икътисадый кыенлыклар сәбәпле фәкыйрьлеккә төшәргә мөмкин кешеләргә ярдам өчен социаль яклау челтәрләре зарурлыгын да истә тота.

Барбон акчаны экономияләү шул ук вакытта социаль яклау чараларын да алып бару бик кыен эш, әмма мөмкин булмаган нәрсә түгел ди.

Дөнья Банкы бу илләрнең кайберләренә дөньядагы икътисадый вәзгыять җайланганчы тормышны алып бару өчен бурычка акча да бирде. Барбон әйтүенчә, 2008 ел ахырыннан бирле Банк бу төбәктәге илләргә кредитлар бирүне 3 мәртәбә арттырган.
XS
SM
MD
LG